Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан ,туган телләр елы уңаеннан, «Чишмә янында кичә» дип исемләнгән фольклор кичә үткәрелде. Башта балалар Р.Имамиеваның "Кичләрегез узсын күңелле"китабы ярдәмендә фольклор белән таныштылар.Чишмәләр турында шигырьләр укылды, табышмаклар чиштеләр.Аннан соң традицион "Йөзек салышлы"," Гөлбану","Наза"һ.б. татар халык уеннары уйналды.Уеннардан соң чишмә һәм янәшәдәге территория чистартылды.