ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2020 ел
шимбә

Мамалай "Кояшкай" балалар бакчасында төзекләндерү эшләре бара. Стеналарны буяу һәм тышлау, линолеумны һәм керү ишекләрен алыштыру эшләре башкарыла. Эшне "159 нчы ПМК" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Чүп үләннәре чабыла. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

 Үткәргечләрдәге электр тогының көчәнеше түбән булу сәбәпле һәм Казанчы Бигәнәй авылы гражданнарының мөрәҗәгатьләре белән, «Средневолжсксельэлектросетьстрой " ААҖ оешмасы электр тапшыру баганаларын алмаштыру һәм чылбырлы кабельләр, яңа СТП урнаштыру буенча эшләр башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Аккүл-Бигәнәй һәм Мамалай авылларында яңа мәгълүмати щитлар урнаштырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

16
май, 2020 ел
шимбә

Сатыш авылын төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә иске тротуарны яңасына алыштыру эше башланды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Җәмгыятьтә үзизоляция шартларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеге артты.  Сатыш авыл җирлегенең   «Мустафин А.И.»КФХ - "Каймак" АХКЭК күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итте, аларга үзендә җитештерелгән азык-төлек пакетлары өләште. Аңа зур рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә өмәләр оештырылды.  Шулай ук якын-тирә урман полосалары чистартылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Җиңү көненең 75-еллыгын каршылау уңаеннан, 25 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары һәм тыл ветераннары район тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул иттеләр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

9 май көнне, "Сезгә, кадерлеләребез" акциясе кысаларында, Аккүл- Бигәнәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнуллин Гыйлмулла абыйга Бөек Җиңү көне белән котлап бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

9 май көнне Сатыш  авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.  

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International