20 нче апрель көнне Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үтте. Тревога тавышына балалар, бөтен эшчеләр, тиз арада җинелчә генә киенеп, запас чыгу юлыннан урамга чыгып, куркынычсыз урынга тезелеп бастылар. Бу көнне балалар янгын, аннан саклану кагыйдәләрен һәм янгыннарны булдырмый калу чараларын яхшы итеп үзләштерделәр .
Чәбки-Саба авылында , Балтач районының "Энергоресурс" хезмәткәрләре тарафыннан , урам утлары светоид яктырткычларга алыштырылды. Барлыгы 16 лампочка куелды.
Саба районынын Сатыш авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
16 нчы апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Тарихи ватаныбызны саклыйк» дип исемләнгән сәяхәт дәресе үткәрделәр .Балалар Татарстанның истәлекле урыннары буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар. "Һәйкәлләр сөйли белә"дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Һәйкәлләрне өйрәнегез һәм аларны саклагыз! Үткәннәрсез киләчәк юк.
18 апрель көнне Салыш авыл китапханәсендә "Ак калфак" клубы әгъзаларының "Гаиләдә әхлакый тәрбия" темасына чираттагы утырышы узды.
15 нче апрель көнне "Сугыш хатын-кыз өчен түгел"проекты кысаларында Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тыл ветераны Галявиева Рәисә апаның өендә булдылар.Бөтен авырлык хатын-кызлар,картлар,яшүсмерләр җилкәсенә төшә,алар сугышка киткән әтиләрен,абыйларын,ирләрен алыштыралар.
Сатыш авыл җирлегендә язгы су басуга каршы чаралар эшләнде, суүткәргеч торбалар кардан, боздан чистартылды, канаулар казылды.
Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында Чемпионат. Сатыш авыл җирлегеннән 3 команда катнаша: Сатыш-1, Сатыш-2 һәм Бигәнәй.
Сатыш авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә Идел буе халыклары уеннары - "Кәрҗин белән уеннар" үткәрелде. Уеннар-бу халык тормышының төрле якларының асылы, чагылышы. 2022 ел Россиядә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шул уңайдан балаларны халык уеннары белән таныштырдылар. Катнашучылар белән бергә рус һәм татар халык уеннары, табигатьтә уеннар, хәрәкәтчән уеннар, мәкальләр һәм әйтемнәр төзеделәр, тиз әйтемнәр әйтергә өйрәнделәр.
Ел саен 1 апрельдә Халыкара кошлар көне-интернациональ экологик бәйрәм үткәрелә.