«Бергәләшеп тәмәке тартуга юк дип әйтик!" дигән сәламәтлек сәгате

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре «Бергәләшеп тәмәке тартуга юк дип әйтик! дигән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Мәдәният чарасы барышында тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә нинди зыян китерүен искә төшерделәр һәм тәмәке тартучыларны бер көнгә генә булса да начар гадәтләрдән тыелырга, ә тәмәке тартмаучыларны гомумән кулына тәмәке алмаска өндәделәр. Акциянең максаты-тәмәке тарту проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын күбрәк җәлеп итү, кешеләрнең тәмәке тартуның тискәре йогынтысы турында күзаллауларын арттыру. Чара ахырында мөдир алдан әзерләнгән буклетлар таратты: "Тәмәке тартудан ни өчен баш тартырга кирәк? – чөнки бу сезнең тормышыгызны озайтачак!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International