Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасындагы чара

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Балалар бакчасында балалар тормышын, эшчәнлеген төрләндерү максатыннан тәрбиячегә ниләр генә эшләргә туры килми. Иң күңеллесе, иң кызыксындырганы , әлбәттә, тәҗрибәләр ясап караудыр. Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында да ,16 нчы июнь көнне  "Безнең тирә-ягыбызда  һава" дип аталган атнада балалар белән  тәҗрибәләр  үткәрелде. Һаваның үзлекләрен, аның кайларда булуын балалар шар күпертеп , кәгазь кисәкләренә , суга өреп, стаканны, кечкенә банканы суга салып карап, һавада мамык өреп, сабын куыкчыклары очыртып карап белделәр. Балаларга тәҗрибәләр бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International