Сатыш авыл китапханәсендә "Бергә укыйбыз"дип исемләнгән укулар үткәрелде. Кычкырып уку халык алдында чыгыш ясау һәм грамоталы сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен файдалы. Кычкырып уку дикцияне яхшырта, шулай ук укучы һәм аның аудиториясе арасында элемтә булдырырга ярдәм итә.
Ромашка территориядә бик киң таралган чәчәк, ул аеруча матур. Ромашка иң шат күңелле һәм тормышны ныгытучы кыр чәчәге, ул чиста һәм эчкерсез мәхәббәтне, шулай ук табигатьне һәм җылы җәйне символлаштыра. Сатыш авыл китапханәсендә балалар белән бергә кәгазьдән ромашка ясадылар.
Сатыш авылы музей-мәдрәсәсендә Халыкара хатын–кызлар көненә багышланган «Әниләр һәм әбиләр өчен бүләк» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Балалар төсле картоннан, оригиналь открыткалар ясадылар һәм яраткан әниләре һәм әбиләренә теләкләр яздылар.
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, бу кешелекнең гүзәл яртысы бүләкләр һәм үз адресына теләкләр кабул иткән вакыт. Бу язгы бәйрәмгә Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә “8 март- могҗизалы көн” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чара дусларча һәм күңелле шартларда узды. Кичәгә авылыбызның каләм тибрәтүчесе чакырылган иде. Концерт программасы җырлар, шигырьләр, туганнары һәм якыннары котлаулары белән үрелеп барды. Тамаша залы язгы кәеф, елмаю һәм шатлык белән тулды. Бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф залда бөтен чара дәвамында дәвам итте.
Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатта Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй
6 март көнне Бигәнәй фельдшер- акушерлык пунктында «Диабет һәм аның нәтиҗәләре» дигән профилактик әңгәмә уздырылды, аның максаты-халыкның игътибарын сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә җәлеп итү иде.
10 март көнне Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада оештырылды. Җиде дициплина буенча: чаңгы ярышы, волейбол, шашка, шахмат, өстәл теннисы, балалар һәм зурлар арасында милли көрәш, аркан тартыш ярышлары булды. Саба, Теләче, Мамадыш, Биектау, Әтнә районнарыннан 300 дән артык спортсмен ярышта катнашты. Волейбол ярышында 17 команда көч сынашты.
3 март көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбендә Сатыш авыл җирлеге яшьләре арасында Фиджитал - футбол (виртуаль һәм реаль футбол) буенча турнир узды. Турнирда 7 команда катнашты.
1 урын-Барс;
2 урын-Бөркетләр;
3 нче урын-Зилант командалары алды.
2 март көнне Сатыш мәдәният йортында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сатыш беренчел бүлеге ярдәме белән хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда барлыгы 11 команда катнаша.
Хатын-кызлар командалары арасында:
1 урын Бигәнәй;
2 урын-Сатыш;
3 урын-Лесхоз-мираж;
4 урын Шытсу;
5 урын-Лесхоз-1;
Ирләр арасында:
1 урын Бигәнәй;
2 урын-Сатыш-1;
3 урын-Сатыш-2;
4 урын-Сатыш авылы мәктәбе;
5-6 урын- Болын очы урамы;
5-6 урынны ViP командасы алды.
Турнирны «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сатыш беренчел бүлеге секретаре Фаил Шәфигуллин оештырды. Шулай ук ярыш спонсорларына рәхмәтебезне белдерәбез.
Аккүл-Бигәнәй авылыннан Зәйнетдинов Айдар кондитерлар һәм кул эшләре өчен азык-төлек силиконыннан молдалар ясый.