«Без хәтерлибез, без горурланабыз» дигән патриотик сәгать

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Без хәтерлибез, без горурланабыз» дигән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында Бөек Ватан сугышы геройлары һәм сугыш кырларындагы батырлыклар, сугыш елларында тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы турында сөйләделәр. Китапханәче К.Симоновның «Көт мине һәм мин кайтырмын»дигән шигырен укыды. Чарага китап күргәзмәсе ясалды . Балалар Бөек Ватан сугышы, Җиңү турында шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар.Соңыннан катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International