Бигәнәй мәдәният йорты территориясендә китапханә белән берлектә тынычлык көненә багышланган «һәрвакыт тынычлык булсын! " дигән асфальтта рәсем конкурсы үткәрелде".
20 сентябрь көнне Сатыш авылы китапханәсендә Ожегов Сергей Ивановичка багышланган мәгълүмати чара үтте. Әлеге чара дәвамында аның төп эшчәнлеге һәм рус теле үсешенә керткән өлеше турында сөйләшү булды. Китапханәче аның тормыш юлы турында бәян итте. Чарада катнашучылар Ожегов Сергей Ивановичка һәм аның эшчәнлегенә бәйле кызыклы фактлар белән таныштылар.
Казанчы- Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Көз — мавыктыргыч вакыт»дип исемләнгән танып-белү сәгате әзерләде. Китапханәче балаларга көзге айлар, елның бу чорына хас билгеләр турында сөйләде. Ул шулай ук аларны көзнең матурлыгын һәм серлелеген чагылдырган мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр һәм табышмаклар белән таныштырды. Китапханәче көзнең төрлечә булуын искәртте: «Алтын» көз — якты һәм мул уңыш бирә, «соң» көз — салкын яңгыр, зәңгәр күк йөзе, коела торган яфраклар һәм иртәнге салкынлык белән.
19 сентябрь көнне Сатыш мәдәният йортында бишенче чакырылыш депутатларның беренче утырышы булды.
Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә "Экстремизмга - юк!" профилактика айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре укучылар белән «Терроризм – хәзерге дөньяның глобаль проблемасы» темасына әңгәмәләр үтә.
Сатыш авылының Матросов урамындагы күперне ремонтлау эшләре алып барыла. Бүгенге көндә күпер өстенә асфальт салына. Эшне "Базовый проект" ҖЧҖ подрядчысы башкара.
1 сентября в МБОУ «Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова» состоялось торжественное мероприятие ко Дню знания. В 1 класс поступили 13 учеников. Всего в школе будут учиться 134 учеников. Всем ученикам нашей школы желаем усердно учиться, а учителям желаем в их нелегком труде удачи!
Сатыш авыл җирлеге торак пунктлары территориясендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау эшләре алып барыла. Эшләр «Рамазан» ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан гражданнарның үзара салымы хисабына башкарыла. "Рамазан" ҖЧҖ хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.
30 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә балалар белән «Чәчәк ат, Татарстаным» дигән тематик сәгать үткәрелде.
Сатыш авыл җирлеге «Чәчәкле Саба-2024» конкурсында район авыл җирлекләре арасында 1 урынны алды. Конкурсны оештыручылар территорияләрне яшелләндерүнең югары дәрәҗәдә булуын, иҗтимагый киңлекләрнең каралган булуын һәм халыкның торак пунктларны төзекләндерүгә креатив якын килүен билгеләп үттеләр.