ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2025 ел
җомга

5 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Казан шәһәре, Саба, Балтач, Әтнә, Мамадыш районнарыннан 12 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Әтнә районыннан- Күнгер  командасы;

2 урын-Казан- Тормыш;

3 урын- Бигәнәй;

Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

5 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды.  Турнирда Казан шәһәре, Саба һәм Балтач районыннан 8 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Бигәнәй командасы;

2 урын- Шәмәрдән ;

3 урын- Казан шәһәре;

Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен  рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

1
июль, 2025 ел
сишәмбе

Сатыш авыл җирлеге территориясеннән корыган агач калдыклары чыгарылган. Әлеге чара җирлекне төзекләндерү һәм санитария дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар комплексының мөһим өлеше булып тора.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге спортчылары "Спорт җире - 2025" Бөтенроссия спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше марафонының төбәк этабында катнаштылар. Анда җирлекнең 30 дан артык спортчысы катнашты. Волейбол ярышында Бигеней-2 командасы 2 урынны, Бигеней-1 командасы 1 урынны алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында проблемалы агачларны кисү эше башкарылды. Кисү барлык кирәкле экологик нормаларны һәм канун таләпләрен үтәгән килеш башкарылды. Җирле халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы агачлар, шулай ук авыл инфраструктурасы алынды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Казанчы- Бигәнәй авылы зиратындагы Ишан хәзрәт төрбәсен төзекләндерү буенча эш алып барылды. Эш Бигәнәй мәдәният хезмәткәрләре белән башкарылды. Ишан хазрәт төрбәсен төзекләндерүдә ярдәм иткән, иганәче ООО "Саба" Сатыш бүлектчәсе җитәкчесе Шаймарданов Р.Р.ка рәхмәт белдерәбез. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

"Сатыш" командасы 2025 елгы сезонда ир-атлар командалары арасында пляж футболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында 3 урынны яулады. Командага рәхмәт белдерәбез һәм алга таба уңышлар телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

24 июнь көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә «Бер генә тапкыр гомер бирелә» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче начар гадәтләрнең кешенең сәламәтлегенә һәм үз-үзен тотышына начар йогынты ясавы, үз тормышыңны наркотиклар һәм башка психотроп матдәләр куллану белән бәйләргә кирәкме икәнлеге турында уйлану турында тормыштан мисаллар китерде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Сатыш авылының Матросов урамындагы күперне ремонтлау эшләре башланды. Күпер вакытлыча автомобиль хәрәкәте өчен ябык, альтернатив маршрут буенча әйләнеп узу оештырылган. Эшне "Базовый проект" ҖЧҖ подрядчысы башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге ОКС

23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

22 июнь көнне Сатыш авыл җирлегендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган хәтер сәгате үткәрелде. Чара обелиск янында узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International