"Без халык һәм Без бердәм!" дип исемләнгән тарихи сәгате

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Без халык һәм Без бердәм!» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.Китапханәче балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары,шулай ук бәйрәм итүнең традицияләре,Россия өчен әһәмияте белән таныштырды. Чарада катнашучылар Ватанның данлыклы уллары Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин турында белделәр. Ишетелгәннәрне һәм күргәннәрне ныгыту өчен балалар белән викторина үткәрелде, шулай ук балалар уеннарда актив катнаштылар, анда борынгы Русь урнашкан һәм Россия Федерациясе чагылган  сүзләрне чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International