Гипстан сыннар ясау һәм бизәк төшерү буенча мастер класс

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Гипстан  сыннар ясау һәм аларга төрле бизәкләр төшерү - балалар өчен бик файдалы , мавыктыргыч һәм кызыклы  шөгыль. Бу сыннарны буяу балаларда   пөхтәлек  һәм төгәллек күнекмәләрен  булдыруга ярдәм итә.  Гипстан ясалган сыннар авырлыклары һәм үлчәмнәре буенча төрле була, шуңа күрә иң кечкенә яшьтәге  балалар да бу эшкә алына ала. Аларны буяу  балаларда   язу, буяу , мускуллар хәрәкәтен координацияләү күнекмәләрен формалаштыра. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Пушкин картасы  проекты буенча  гипстан сыннар ясау һәм бизәк төшерү буенча мастер класс оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International