ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә хәрби-патриотик айлык кысаларында. Ш.З. Зиннурова роталар арасында ярышлар уза. Яшүсмерләр командалары арасында гәүдә тарту һәм волейбол буенча ярышлар узды. Хәрби-патриотик айлык һәм "Аҗаган" уеннары кысаларында 1 һәм 2 рота кызлар командалары арасында уен булды. Хәрби-патриотик айлык-ул балаларга үзләрен физик һәм мораль яктан Ватанга хезмәт итүгә әзерләнергә мөмкинлек бирә торган бик яхшы инициатива. Егетләр арасында тартылу һәм волейбол ярышлары, шулай ук кызлар арасында "Аҗаган" уены коллективизм, җаваплылык һәм дисциплина хисләрен үстерергә ярдәм итә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

14-15 нче февраль көнне  Сатыш авыл җирлегендә дә “Россия чаңгы юлы 2026” – “Татарстан чаңгы юлы 2026” акциясе кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышта  авыл халкы, мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният йорты һәм авыл клубы хезмәткәрләре актив  катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Беренче Сатыш мәктәбенә беренчеләрдән булып Саба җирле хәрәкәтенең җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фахим улы белән берлектә Әфган сугышында катнашкан ветераннар янына бардылар. Визит барышында якынлашып килүче истәлекле дата уңаеннан җылы котлаулар тапшырылды, карны чистартуда ярдәм күрсәтелде һәм хезмәтләре өчен тирән рәхмәт белдерелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

17
февраль, 2026 ел
сишәмбе

15 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада оештырылды. Сигез дициплина: чаңгы ярышы, волейбол, шашка, шахмат, бильярд, өстәл теннисы, балалар һәм зурлар арасында милли көрәш, аркан тартыш ярышлары булды. Саба, Теләче, Балтач районнарыннан 250 дән артык спортсмен ярышта катнашты. Волейбол ярышында 12 команда көч сынашты.

Волейбол буенча:

1 урын- Бигеней-1

2 урын- Саба

3 урын- Симет

4 урын- Сатыш.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

9
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

9 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда барлыгы 7 җирлек команда катнаша.

1 урын Бигәнәй-1;

2 урын-Сатыш;

3 урын- Бигәнәй-2

4 урын- Сатыш-яшьләр;

5-7 урын- Сатыш мәктәбе;

5-7 урын- Болын очы урамы;

5-7 урынны ViP командасы алды.

Ярышны оештырырга булышкан Саба ҖЧҖнең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Р.Р., “Саба” ҖЧҖ җитәкчесе Билалов А.А. рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ Сатыш авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хасаншин Г.Ш. катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Үсеп килүче буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирү кысаларында Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп яшендәге балалар һәм яшьләр өчен, хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәүче хәрбиләргә ярдәм йөзеннән "Көчле халык - көчле Россия" батырлык сәгате үткәрделәр. Махсус хәрби операцияда катнашучылар арасында безнең авыл җирлегеннән дә егетләр бар, аларга безнең ярдәм бик мөһим һәм алар үсеп килүче буынга үрнәк булып тора. Аларның берсе С.Зиатдинов яшьләр алдында чыгыш ясады һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, 3 февраль көнне,  "Россиядә фәнни ачышлар көне" уңаеннан, балалар белән "Суның үзлекләре" дигән темага тәҗибәләр ясалды, нәтиҗәләр чыгарылды. Кечкенә  "галимнәр" һәрберсе үзенә зур ачыш ясады. Су  ул - яшәү чыганагы, аны сак тотыйк!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге студентлары "Ел студенты-2025" премиясендә катнаштылар. "Иң яхшы спортчы" номинациясендә Аккүл - Бигәнәй авылыннан Минанхуҗина Алия, "Ел программисты" н Сатыш авылыннан Солтанов Ирек отты. Котлыйбыз!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

26 гыйнвар көнне  Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International