Мамалай авылында җирләү урыннарын һәм тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерү башланды.
11 нче апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында балалар өчен, китапханә белән берлектә, "Покорители Космоса" дигән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Бигәнәй командасы актив катнашып, җирлек командалары арасында 3 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, 8 апрель көнне, "Табигатьне саклыйк, кошларга булышыйк!" дип аталган чара узды.
Мамалай балалар бакчасында "Эковесна 2025" экологик марафон башланды. "Кошларга ярдәм ит" дигән беренче атнасында балалар белән берлектә кошларга җимлекләр ясап, агачларга элдек.
Бөтендөнья сәламәтлек көненә 8 нче апрель көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Сәламәтлек-байлыктан да кадерлерәк» дигән әңгәмә үткәрелде.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр авылыбызның мәдәният йорты мөдире Азат Солтановның килүен түземсезлек белән көтеп алалар.
Бүгенге көн Бигәнәй “Ромашка” балалар бакчасында кызыклы һәм иҗади узды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә авыл мәчетенең имам-хатыйбы Алмаз Галимҗанов белән очрашу булды. Очрашу барышында укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мондый чаралар укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә мөһим роль уйный.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |
7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 |
14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 |
21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 |
28 | 29 | 30 | 1 | 2 | 3 | 4 |