2022 елның 3-8 ноябрендә ел саен үткәрелә торган «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе уза. Акция Халыклар бердәмлеге көне алдыннан онлайн һәм оффлайн форматта үткәрелә. VII Халыкара агарту акциясенең максаты - илебездә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибарны җәлеп итү. Бу белем халыкларның милләтара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә, шулай ук халыкның этнографик грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрә. Әлеге акциягә район китапханәсе дә кушылды. Онлайн диктантта катнашу өчен www.miretno.ru рәсми сайттагы сорауларга җавап бирергә кирәк.
Саба район балалар китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге чарада Арча районыннан Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе начальнигы Касыймов Ленар Әдехәм улы, 1 категорияле белгече Зәйнуллина Ләйсән Рүзил кызы, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең өлкән белгече Билалов Ришат Мидехәт улы катнаштылар. Уен 5 өлештән: “Урман-табигать күрке”, “Тапкырларга табышмак” , “Табигать сынамышлары”, “Сөйләгәнне танып бел”, “Серле сандык” торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы “Экология” төшенчәсе белән таныштырды. Шулай ук, укучыларның әйләнә-тирәлекне, сулыкларны саклауга ничек өлеш кертә алулары турында да сөйләде. Әдәби- интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен укучыларга истәлек бүләк белән бүләкләнделәр
2022нче ел Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан, 1нче ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 2 “Д”, 3 “А” сыйныф укучыларына һәм Килдебәк урта гомумбелем бирү мәктәбенең “Кояшкай” ял лагерына йөрүче укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5 өлештән: “Тел-милләт бизәге”, “Тапкырларга табышмак” , “Төрле милләт киемнәрен таныйсыңмы”, “Татар халкының милли уеннары” һәм “Серле сандык” тан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чарада барлыгы 56 укучы катнашты.
1 нче ноябрь көнне Тимершык авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Экология һәм без " дигән темага экологик сәгать үткәрелде. Чараны китапханә мөдире башлап җибәреп, балаларны авылыбызның чишмәләре , аларның сакланышы,тарихы белән таныштырды. Шулай ук , чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының өлкән белгече Билалов Ришат Мидехәт улы катнашты. Ришат Мидехәт улы балаларны "экология" төшенчәсе белән таныштырды. Әйләнә - тирә мөһитне, сулыкларны саклауда балаларның ничек өлеш кертә алуы турында сөйләде. Балалар экология кагыйдәләре белән танышып, кешенең табигатьтән, һавадан, судан башка яши алмавын, шуңа күрә аларга карата сакчыл булырга кирәклеген аңладылар. Су белән кызыклы тәҗрибәләр уздыру балаларга ошады. Чара ахырында Билалов Р.М. балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Укучыларның көтеп алган көзге каникуллары башланып китте. Район балалар китапханәсе үзәк китапханә белән берлектә Саба гимназиясенең, Саба урта гомум белем бирү мәктәбенең, сәләтле балалар мәктәп интернатның 1 сыйныф укучылары өчен "Китап иленә сәяхәт" дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Иң беренче укучылар экраннан видео карап, квест-уенның төп максатын белделәр.Убыр белән Шүрәле урлаган әкият геройларын коткарыр өчен укучыларга тукталышларда тукталып, төрле биремнәрне үтәргә туры килде, мәсәлән: әкияттән алынган рәсемнәрне танып Дюймовочканы коткардылар, сорауларга җавап биреп тиенне, әкияти пазллар төзеп Буратиноны, ә инде Куян кызын коткарыр өчен өстәлгә куелган предметларның кайсы әкиятләргә туры килгәнен белергә кирәк иде. Укучылар сынатмадылар, үз осталыкларын, белемнәрен күрсәтеп биремнәрне бик тиз генә үтәделәр. Барлык әкият геройларын табып Әкиятчегә кайтардылар. Чара ахырында балаларга төрле тәҗрибәләр күрсәтелде. Барлыгы 82 укучы катнашты.
Табигать - ул безнең уртак йортыбыз. Ул гүзәл һәм чиста булсын өчен һәр кеше үзеннән өлеш кертергә, аны сакларга һәм яратырга тиеш. Кечкенәдән үк шуны аңлап үскән, табигать матурлыгын күрә, соклана белгән бала шәфкатьле, кешелекле булып үсә. Саба районы Сатыш урта мәктәбе укучылары бүген бик кызыклы экологик дәрестә булдылар. Дәресне аларга укытучы апалары түгел, ә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының өлкән белгече Билалов Ришат абыйлары уздырды. Балалар табигатьне- сулыкларны, җирне, һаваны ничек сакларга кирәклеген кызыксынып тыңладылар, бик күп сорауларга җавап таптылар.
А. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе хезмәткәрләре һәм балалар китапханәсе Урта Саба авыл клубы белән берлектә «Табигать бүләкләре» дигән экологик сәгать үткәрделәр. Чара барышында балаларга тормышыбызда табигатьнең әһәмияте, табигатькә зыян китермәс өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатылды.«Агачны яфрак буенча бел», «Тере барометрлар», «Табигый чылбыр» дигән конкурслар үткәрелде. Аларда балалар кошлар һәм бөҗәкләр тәртибе буенча һава торышын ничек белергә икәнлеген аңлаттылар, безнең төбәктә нинди агачлар һәм үсемлекләр үсүен сөйләделәр, шулай ук төрле хайваннар һәм кошларны сурәтләделәр. Чара табигать, туган як турындагы мәкальләр һәм әйтемнәр бәйгесе белән тәмамланды. Чарада катнашкан Һәркем экологик проблемалар турында уйланды, табигатькә сакчыл карарга кирәклеген аңлады.
Китаплар безне кечкенәдән каршы алалар һәм гомер буе озаталар. 27нче октябрь көнне Саба район балалар китапханәсендә 3нче номерлы "Шоколад" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен «Китаплар төрле була» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Балалар китапханәдә бик күп төрле формада китаплар барлыгын белделәр. Үз куллары белән тотып карап, китаплар турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук китап басмалары белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр һәм әкият викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Явлаштау авыл мәдәният хезмәткәрләре Иләбәр авыл китапханәсе белән берлектә Эзмә- Иләбәр- Өтернәс авыллары янындагы тарихи урын- Калатауда “Тарих эзләре буйлап “ дип исемләнгән тарихи сәгать уздырдылар. Иләбәр авыл китапханә мөдире Вәсилә Галиева безгә бу борынгы шәһәрнең тарихы турында сөйләп зур кызыксыну уятты. 1553 елда татарлар төзегән шәһәрчек вакытлыча татарларның башкаласы ролен үти. 1998 елда археологлар башлап җибәргән казу эшләре вакытында Казан ханлыгы чорына карый торган казылмалар табылуын һәм тагын бик күп мәгълүматлар белдек. Тарихыбызны өйрәнү, барлау юнәлешендә шундый экскурсияләр иң нәтиҗәле алым булып тора.
25 октябрьдә Саба район китапханәсенең уку залында шагыйрә, «Мишә дулкыннары» язучылар клубының актив әгъзасы Манихова Миңнегөл Вахит кызының 75 яшьлек юбилей кичәсе узды. "Ижатта узган гомер" – бәйрәм кичәсенә "Сабагаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы Ирек Исмәгыйль улы Мөхетдинов, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбәрәкова юбилярга үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр. «Мишә дулкыннары» һәм «Сөембикә»клубларына йөрүчеләр юбилярны шигырь юллары белән котладылар. Район мәдәният йортыннан Хәниф Тимербаев котлауларын җыр аша җиткерде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән җылы котлап Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.