Хөрмәтле суд приставлары федераль хезмәте идарәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез – суд приставлары көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Хөрмәтле профсоюз активы хезмәткәрләре һәм профсоюз эше ветераннары! Сезне ТР Профсоюзлар көне белән котлыйбыз!
Хөрмәтле ИТ-өлкә вәкилләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - программистлар көне белән котлыйбыз!
Әлеге һөнәри бәйрәм көне елның 256нчы көненә - 13 сентябрьгә туры килә.
Хөрмәтле программистлар, сезнең алда бик зур перспективалар. Сез яшь, акыллы, талантлы, һәм иң мөһиме – сез илгә кирәк! Сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм яңа идеяләр телибез!
8 сентябрьдә, көз башында, бөтен табигать шау чәчәккә күмелгән мәлдә, финансистлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Предприятиеләрнең үсеше һәм бөтен ил икътисадының торышы нәкъ менә аларның һөнәри дәрәҗәсенә бәйле. Бюджетларны кабул итүчеләрне, акчаларны бүлүчеләрне, доллар курсларын сайлаучыларны һәм акча операцияләре белән идарә итүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
1сентябрьдә, иң истәлекле һәм дулкынландыргыч көннәрнең берсендә, бик күпләр өчен тормышның яңа сәхифәсе, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана. Бу көн - мәктәп бусагасын тәүге кат атлап кергән беренче сыйныф укучылары өчен дә, алларында төрле сынаулар һәм һөнәр сайлау бурычы торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, ышанычлы адымнар белән белем үрләрен яулаучы һәм тормышта үз юлын салучы студентлар өчен дә үзенчәлекле көн.
Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.
Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез-Ветеринария хезмәткәре көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Сезнең игелекле һәм гуманлы һөнәрегез — иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Монда очраклы кешеләр юк, һөнәрләргә шәфкать, мәрхәмәт һәм хайваннарга карата олы мәхәббәт хас кешеләр килә. Сез көндәлек хезмәтегез белән терлекләрнең сәламәтлеген саклауны тәэмин итәсез, терлекчелек продукциясе сыйфатын, аны эшкәртү һәм саклау кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотасыз.
Хөрмәтле сабалылар!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз!
Бүген Татарстан Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе булып тора. Бу тотрыклы һәм динамик үсештәге регион, ул дөньяда таныла.
Һәр ел саен 27 августта безнең илдә кинематограф сөючеләре һәм хезмәткәрләре Россия киносы көнен билгеләп үтә.
12 августта безнең илдә Россиянең Хәрби-һава көчләре көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмгә карата мөнәсәбәте булган барлык кешеләрне чын күңелдән котлыйбыз!