Бәйрәм белән! Белем көне белән!

2019 елның 1 сентябре, якшәмбе

   1сентябрьдә, иң истәлекле һәм дулкынландыргыч көннәрнең берсендә, бик күпләр өчен тормышның яңа сәхифәсе, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана. Бу көн - мәктәп бусагасын тәүге кат атлап кергән беренче сыйныф укучылары өчен дә, алларында төрле сынаулар һәм һөнәр сайлау бурычы торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, ышанычлы адымнар белән белем үрләрен яулаучы һәм тормышта үз юлын салучы студентлар өчен дә үзенчәлекле көн.
   Бүгенге укучыларыбыз һәм студентларыбыз, Саба муниципаль районы, республика һәм илебезнең киләчәк үсеше нәкъ менә сездән тора. Шуңа күрә укуның һәр көнендә тырышып, бирелеп, өзлексез рәвештә белем алуыгыз бик мөһим, чөнки белемнән башка алга китү мөмкин түгел.
   Әлеге уку елы күңелле вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга бай булсын, ә мәктәп тормышыгыз эчтәлекле һәм мавыктыргыч узсын. Педагогларга - һөнәри уңышлар, зирәклек, укучыларының мәхәббәт һәм хөрмәтен яулауларын, балаларга – эшсөючәнлек, максатка ирешүдә үҗәтлек, бик яхшы билгеләр, әти-әниләргә – сабырлык, балаларының аларны үз уңышлары һәм җиңүләре белән шатландырып торуларын телим. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын, бәхет, нык сәламәтлек, чиксез көч-куәт, үз-үзегезгә ышаныч һәм тормыш оптимизмы юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International