Бәйрәм белән! Финансист көне белән!

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

   8 сентябрьдә, көз башында, бөтен табигать шау чәчәккә күмелгән мәлдә, финансистлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Предприятиеләрнең үсеше һәм бөтен ил икътисадының торышы нәкъ менә аларның һөнәри дәрәҗәсенә бәйле. Бюджетларны кабул итүчеләрне, акчаларны бүлүчеләрне, доллар курсларын сайлаучыларны һәм акча операцияләре белән идарә итүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

   Илнең үсешен төгәл оештырылган финанс системасыннан башка күз алдына да китереп булмый. Архив белешмәләре буенча, Татарстан Республикасы Саба районының финанс органнары тарихы 1930 елдан башлана. Финанс бүлегенең беренче җитәкчесе Шакиров Тимергали була.

Саба район финанс бүлеге җитәкчеләре:

1934-1937 елларда-Зарипов Зиннур  Зиннур улы;

1937-1942 елларда-Хәбибрахманов  Каям Хәйбрахман улы;

1942 елдан 1951 елга кадәр-Корбанов  Шәрәф Шәйхетдин улы;

1951 елдан 1956 елга кадәр  – Хөснетдинов Дәүләт Хөснетдин  улы;

1956 елдан 1959 елга кадәр-Хәкимов  Мәхмүт Хәким улы;

1959 елдан 1976 елга кадәр-Мингазов  Галәү Минһаҗ улы;

1976 елдан 1986 елга кадәр - Хаҗиәхмәтов  Равил Сөләйман улы;

1986-1990 елларда-Сабиров Гомәр  Әхәт улы;

1990-1998 елларда-Нәҗметдинов  Мәсгут Мәхмүт улы;

1998 елда-Галиев Камил Ибраһим  улы.

   1998 елның октябреннән  район финанс бүлеген Сөнгатов  Шәмсүн Әкбәр улы җитәкли. Хезмәт  эшчәнлеге чорында Ш.А. Сөнгатов  финанс системасында үзен югары  профессиональ дәрәҗәдәге, тиз һәм  дөрес карарлар кабул итә белүче  җитәкче буларак танытты. Ул үз  эшен ярата, үзенә һәм үз кул  астындагыларга таләпчән, кешеләрдә  һөнәри осталыкны, хезмәт дисциплинасын  тайпылышсыз үтәүне бәяли. Аны Финанс-бюджет палатасы  хезмәткәрләре болай дип бәялиләр: “Принципиальлеге, таләпчәнлеге һәм  игелеклелеге белән аерылып торган  бик белемле, акыллы һәм гадел җитәкче". Юкка гына аңа «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы»дигән мактаулы исем бирелмәгән.

   Ул җитәкләгән финанс органы ике дистә елдан артык район һәм тулаем республика финанс системасы алдында торган бурычларны хәл итүне уңышлы башкара. Моңа дәлил итеп, 2008 һәм 2018 елларда Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына һәм ТР Финанс министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

   Район икътисадын үстерүгә  күп еллар  дәвамында район финанс булегендә хезмәт куйган хезмәткәрләр зур өлеш кертте.

Район финанс бүлегендә лаеклы ялга чыккан ветераннар:

Гыйльманов Айдар Хәбибрахман Улы,      

Зиатдинова Фирдәвес Нуриәхмәт Кызы,

Мифтахова Гөлсинә Рөстәм Кызы,

Садретдинова Кадрия Исрафил Кызы,

Сөнгатов Нәсих Нигъмәтҗан Улы,

Шәймөхәммәтова Дания Мөбәрәк Кызы.

    Аларның һәркайсы финанс бүлеге тормышында, район бюджетын формалаштыруда һәм үтәүдә, Саба районы үсешендә үзләренең эзен калдырды.

   «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге Федераль закон үз көченә кергәннән соң, 2006 елдан башлап район һәм шәһәрләрнең финанс органнары Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы структур бүлекчәләре булып тормый, ә яңа төзелгән мөстәкыйль җирле үзидарә органнары составына керә.

   Саба муниципаль районы Советының 2005 нче елның 22 нче декабрендә кабул ителгән 37 нче номерлы карары нигезендә, муниципаль берәмлек уставы нигезендә, 2005 нче елның декабрендә Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы оештырыла. Ике бүлеккә бүленгән палатада 11 кеше эшли. Алар арасында гомеренең чирек гасырын район финанс бүлегенә багышлаган Марданова Розалия Латыйповнаны да билгеләп үтәргә кирәк. Ул күпләрне финанс фәненең нигезләренә өйрәтте. Дәүлиева Миңсәрия Миңнегали кызы һәм Гататуллин Илгизәр Кәрим улы 24 ел эшли инде, Заһидуллина Гөлнара Мөхәммәтфанис кызы 18 ел эшли. Гөлнара Мөхәммәтфанис кызы-Финанс-бюджет палатасының горурлыгы, барлык спорт чараларында актив катнаша һәм һәрвакыт призлы урыннар яулый. Финанс-бюджет палатасының яшь хезмәткәрләре аеруча тәҗрибәле хезмәттәшләреннән үрнәк алалар. Коллективта таләпчән һәм югары профессиональ җаваплылык белән бергә ярдәмчел, дус булу атмосферасы булдырылган.

   Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре районның иҗтимагый һәм мәдәни-спорт тормышында актив катнашалар.

   Яхшы, бердәм эш нәтиҗәсе булып, күп санлы Рәхмәт хатлары, хезмәткәрләребезнең Мактау грамоталары тора. Аерым игътибарны 1984 елда бию коллективына бирелгән 2 нче дәрәҗә Дипломына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгына багышланган смотр-конкурсында Саба Райфосының хатын-кызлар вокаль ансамбленә тапшырылган Макутау грамотасына бирергә кирәк. Бу хатлар барсы да Финанс-бюджет палатасынды  бик кадерләп саклана.

   Узган еллардагы традицияләрне бозмыйча, Финанс-бюджет палатасы коллективы ел саен барлык мәдәни һәм спорт чараларында призлы урыннар һәм гран-прилар яулый.

   Теләсә кайсы оешманың уңышлары, беренче чиратта, коллективның көйле эшенә һәм аның җитәкчелегенең дөрес идарә итү карарларына бәйле. Бу хакыйкатьнең бәхәссезлеген Финанс-бюджет палатасының бөтен тарихы раслый.

   Финанс өлкәсенең хөрмәтле хезмәткәрләре, барлык исәп-хисапларыгыз дөрес булсын, отчетлар җиңел тапшырылсын, ә контрольлек итүче хезмәтләрнең тикшерүләре җиңел узсын. Барлык эшләрегездә уңышлар һәм үз көчегезгә ышаныч телибез! Хәзерге шартларда финанс өлкәсе белгечләренең роле бәяләп бетергесез. Район икътисадының тотрыклылыгы, социаль һәм башка күп кенә проектларның уңышлы тормышка ашырылуы аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә, финанс бурычларын хәл итүдә төгәллеккә һәм грамоталылыкка бәйле. Намуслы һәм авыр хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм якыннарыгыз арасында җылылык сезгә! Һәр көн кызыклы проектлар белән тулы булсын һәм яңа һөнәри уңышлар китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International