Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы Көне Белән!

2019 елның 30 августы, җомга

Хөрмәтле сабалылар!

   Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз!

   Бүген Татарстан Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе булып тора.  Бу тотрыклы һәм динамик үсештәге регион, ул дөньяда таныла.  

   Республикада төрле проектлар гамәлгә ашырыла, инвестицияләр нәтиҗәле җәлеп ителә, химия һәм нефть сәнәгате, суднолар төзелеше, агач эшкәртү, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм инновацион технологияләр үсеш ала.

   Безнең республиканың төп казанышы-милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклау. Нәкъ менә ул тотрыклылык нигезе, иминлек нигезе һәм чәчәк атуның көчле факторы булып тора.

   Бүген Татарстанда 173 милләт тату яши. Бу безнең республика лидеры – Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның казанышы.

   Татарстанның төп байлыгы-ул аның халкы, ярдәмчел, талантлы, хезмәт сөючән.  Бу без сезнең белән! Республика халкының хезмәт сөючәнлеге һәм оптимизмы, үткәннәргә хөрмәт белән каравы бүген кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүдә өмет уята.

   Кадерле сабалылар! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар, тынычлык һәм иминлек телибез.  

      Республикабыз һәм районыбыз чәчәк атсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International