12 сентябрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында балалар өчен "Галәм серләре"дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды.Конкурста Мичән мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Үз рәсемнәрендә балалар космос һәм йолдызлы күкне тасвирладылар. Космос балалар күзлегеннән караганда -матурлык, дуслык һәм шатлык хөкем сөргән тыныч космос. Конкурста катнашучыларның кайберләре чит планетада яшәүчеләрне ясадылар.
9 сентябрь көнне,“Көзге шәфкатьлелек” акциясе кысаларында, Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән “Кыңгырау” балалар иҗат берләшмәсе Гайнановлар гаиләсендә булдылар.Хәбир абый белән Факиһә апа – хезмәт ветераннары, Факиһә апа гомерен балалар укытуга багышлаган. Алар авылда хөрмәтле гаилә, 6 бала тәрбияләп үстерделәр. Без хөрмәтле ветераннарга изге теләкләребезне җыр – биюләр, шигырьләр аша җиткердек . Алар рәхмәтләр укып, тагын килүебезне көтеп калдылар.
8 сентябрь көнне Югары Симет авыл мәдәният йортында «Автомобильдән саклан» дип исемләнгән куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән урамнарда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен кабатладылар, уен формасында укучыларга юл билгеләре турында сөйләделәр. Балалар викториналарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Төрле биремнәрне үтәп, алар светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыттылар, юл билгеләрен һәм юл кагыйдәләрен искә төшерделәр, скутерда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре белән таныштылар. Әмма иң мөһиме, балалар, дисциплина, сак булу,машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлүе – юлдагы куркынычсызлыкның нигезе икәненә төшенделәр.
6 сентябрь көнне "Ямьле Саба" яр буенда Казан шәһәре татар филармониясе сәхнә ветераннарының ретро-концерты булды. Концерт программасы танылган җырларга һәм артистларның юморына бай булды. Татар ретро-җырлары тамашачыларга тирән тәэсир итте, кайбер җырларны алар хәтта артистларга кушылып бергә җырладылар. Концерт тәмамланганнан соң, тамашачылар артистларны, зур хөрмәт йөзеннән, аягүрә басып алкышладылар.
3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Безнең илдә фаҗигале дата 2004 елның 3 сентябре көнне Бесландагы фаҗига белән тыгыз бәйләнгән, ул вакытта белем көне күпчелек өчен матәм һәм кайгы көне булды. Быел элеге датага 15 ел. 3 сентябрьдә россиялеләр терроризмга каршы көрәштә һәлак булган өлкәннәрне һәм балаларны ачынып искә алалар. 4 сентябрь көнне Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Без тынычлыкта яшәргә телибез»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараның төп максаты-куркыныч фаҗигаләр турында искә төшерү генә түгел, ә үсеп килүче буында теләсә нинди формада көчләүгә һәм агрессиягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру да.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга хәзерге җәмгыятьтә терроризм проблемасы: терроризмның сәбәпләре, тарихы һәм нәтиҗәләре, күз яшьләре, газаплар, авырту китергән Беслан фаҗигасе турында сөйләделәр. Чара барышында балалар теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, теракт янау һәм экстремаль хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр.
Балалар игътибарына «Город маленьких ангелов » фильмыннан фрагментлар һәм «Терроризм: дөнья өстендә зәһәр күләгә» дип исемләнгән тематик видео карау тәкъдим ителде. Соңыннан балалар үзләре «Терроризмга юк!»дигән белешмәлекләр ясадылар. Очрашу терроризм актлары корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.
Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн, 2004 елда Бесландагы белем бәйрәме күпчелек халык өчен кайгы көненә әверелгән, фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә әзерләгән «Битлексез терроризм» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате шушы вакыйгага багышлап уздырылды. Авыл мәдәният йорты мөдире Сурия Гаттарова балаларга Бесландагы фаҗига, терроризмның килеп чыгышы, соңгы елларда булган террор актлары турында сөйләде. Әңгәмә барышында, тотык хәлендә калганда яки шикле әйбер барлыгын сизгәндә, үзеңне ничек тотарга кирәклегенә басым ясалды. Терроризмны җиңү авыр, әмма терроризм чорында яшәргә өйрәнергә кирәк. Чара ахырында “Без тынычлык яклы” дигән дискотека үткәрелде.
Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн, 2004 елда Бесландагы белем бәйрәме күпчелек халык өчен кайгы көненә әверелгән, фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә әзерләгән «Битлексез терроризм» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате шушы вакыйгага багышлап уздырылды. Авыл мәдәният йорты мөдире Сурия Гаттарова балаларга Бесландагы фаҗига, терроризмның килеп чыгышы, соңгы елларда булган террор актлары турында сөйләде. Әңгәмә барышында, тотык хәлендә калганда яки шикле әйбер барлыгын сизгәндә, үзеңне ничек тотарга кирәклегенә басым ясалды. Терроризмны җиңү авыр, әмма терроризм чорында яшәргә өйрәнергә кирәк. Чара ахырында “Без тынычлык яклы” дигән дискотека үткәрелде.
30 август көнне Иске Икшермә авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан берьюлы ике объект ачылды. Бу-Татар Икшермәсе авылында "Ильяс" чишмәсе һәм Иске Икшермә авыл җирлегенең административ бинасы. Ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов, Казаннан М. х. Салихов, Р. Ф. Җәләев һәм башкалар катнашты.
31 август көнне "Ямле Саба" яр буенда "Җирем, суым, Ватаным - минем Татарстаным!"- Татарстан Республикасы көненә багышланган» Болгар радиосы". Концерт программасында татар эстрадасының популяр артистлары катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы котлады.
23-24 август көннәрендә “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең” тынлы оркестр бүлегендә укучы балалар, укытучы - дирижер Фәтхуллин А.А. җитәкчелегендә Мәскәү шәһәрендә үткән «Спасская башня детям» дигән Халыкара хәрби-музыкаль фестивалендә катнаштылар.