«Мы хотим в мире жить»

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Безнең илдә фаҗигале дата 2004 елның 3 сентябре көнне Бесландагы фаҗига белән тыгыз бәйләнгән, ул вакытта белем көне күпчелек өчен матәм һәм кайгы көне булды. Быел элеге датага 15 ел. 3 сентябрьдә россиялеләр терроризмга каршы көрәштә һәлак булган өлкәннәрне һәм балаларны ачынып искә алалар. 4 сентябрь көнне Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Без тынычлыкта яшәргә телибез»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараның төп максаты-куркыныч фаҗигаләр турында искә төшерү генә түгел, ә үсеп килүче буында теләсә нинди формада көчләүгә һәм агрессиягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру да.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга хәзерге җәмгыятьтә терроризм проблемасы: терроризмның сәбәпләре, тарихы һәм нәтиҗәләре, күз яшьләре, газаплар, авырту китергән Беслан фаҗигасе турында сөйләделәр. Чара барышында балалар теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, теракт янау һәм экстремаль хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр.
Балалар игътибарына «Город маленьких ангелов » фильмыннан фрагментлар һәм «Терроризм: дөнья өстендә зәһәр күләгә» дип исемләнгән тематик видео карау тәкъдим ителде. Соңыннан балалар үзләре «Терроризмга юк!»дигән белешмәлекләр ясадылар. Очрашу терроризм актлары корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International