«Терроризм без масок»

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн, 2004 елда Бесландагы белем бәйрәме күпчелек халык өчен кайгы көненә әверелгән, фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә әзерләгән «Битлексез терроризм» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате шушы вакыйгага багышлап уздырылды. Авыл мәдәният йорты мөдире Сурия Гаттарова балаларга Бесландагы фаҗига, терроризмның килеп чыгышы, соңгы елларда булган террор актлары турында сөйләде. Әңгәмә барышында, тотык хәлендә калганда яки шикле әйбер барлыгын сизгәндә, үзеңне ничек тотарга кирәклегенә басым ясалды. Терроризмны җиңү авыр, әмма терроризм чорында яшәргә өйрәнергә кирәк. Чара ахырында “Без тынычлык яклы” дигән дискотека үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International