"Автомобильдән саклан!" куркынычсызлык дәресе

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

8 сентябрь көнне Югары Симет авыл мәдәният йортында «Автомобильдән саклан» дип исемләнгән куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән урамнарда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен кабатладылар, уен формасында укучыларга юл билгеләре турында сөйләделәр. Балалар викториналарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Төрле биремнәрне үтәп, алар светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыттылар, юл билгеләрен һәм юл кагыйдәләрен искә төшерделәр, скутерда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре белән таныштылар. Әмма иң мөһиме, балалар дисциплина, сак булу,машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлүе – юлдагы куркынычсызлыкның нигезе икәненә төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International