Сәрдә авыл клубында "Табигать безнең тирәдә" дигән экологик сәгать узды. Чара башында балалар белән экология, әйләнә-тирә табигать проблемалары һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде. Аннары "Чүп-чарны сортлау", "Нәрсә артык?", "Кыргый табигать", "Чиста урманнар" уеннары уйналды. Чара ахырында катнашучылар табигатькә «Кояшлы түгәрәк» мотивы буенча үзгәртелгән гимн җырладылар һәм барлык гражданнар табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне сакларга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.
2023 ел нәтиҗәләре буенча балалар катнашында аварияләр саны арту теркәлгән, һәлак булганнарның күпчелеге - пассажир - балалар. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауның бер формасы-аларның әти-әниләре белән эшләү. Бу хакта Лесхоз мәдәният йортында сүз барды, анда «Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләбез» темасына әңгәмә узды. Югары тизлек һәм хәрәкәт интенсивлыгы машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән бик игътибарлы булуны таләп итә. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен дисциплина, саклык һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү — урамда куркынычсыз хәрәкәтнең нигезе.
Шәмәрдән мәдәният йортында «Мы рады видеть вас» күңел ачу-уен программасы узды. Уен - һәр баланың төп эшчәнлеге. Чара барышында балалар күңелле һәм дуслык атмосферасына чумдылар. Катнашучыларга зирәклек, игътибар һәм җитезлек кирәк иде. Балалар «Шаги великана», «Точно в цель», «Ловись рыбка» һәм башка уеннарда катнаштылар. Чара күңелле флешмоб белән тәмамланды.
Халыкара светофор көненә Ике басу Арташ авыл китапханәсе балалар өчен "Светофор янында кунакта" дигән кроссворд үткәрде.
Казанчы Бигәнәй китапханәчесе балалар өчен күл буена экскурсия оештырды.Туган як, табигатьнең матурлыгын күрү, мәхәббәт һәм аңа сак караш тәрбияләү максатыннан башта балалар белән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.
Без барыбыз да әкиятләрне яратабыз, чөнки әкият-ул тылсым, могҗиза, ул яхшылыкның яманлыкны җиңүе. Әкият – ул төрле гадәти булмаган геройлар яши торган тылсымлы тарихлар. Әкиятне укыганда үзеңне теләсә нинди герой итеп күз алдына китерергә һәм яңа тарих уйлап табарга мөмкин. Гомумән алганда, хыялланырга һәм уйлап табарга мөмкин.
Сәламәтлек-кешенең иң зур байлыгы, сәламәтлекне югалту җиңел, ә менә аны кире кайтару бик, бик кыен. Шуңа күрә балаларны балачактан ук үз сәламәтлекләренә сак карарга өйрәтү бик мөһим.
Килдебәк авыл китапханәчесе «Балалар матбугаты барлык мәнфәгатьләргә" исемле вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Китапханәче нинди журналлар булуын, һәм журналларның барлыкка килү тарихына кыскача экскурсия үткәрде.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Улан Удэ шәһәреннән кунаклар кабул итте. Кунакларга музейда күңелле экскурсия оештырылды, экспонатларның тарихы белән кызыксындылар, сорауларына җавап таптылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Мультимедиа җайланмаларын көйләү, гидравлика җайланмасын урнаштыру эшләре алып барыла.