«Әкият аланы»сәяхәте

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Ә туган як табигате турында без нәрсәләр беләбез? Ә экологиянең нәрсә икәнен без нәрсә беләбез? Хәзерге вакытта Җирдә кеше эшчәнлеге йогынтысын теге яки бу дәрәҗәдә турыдан-туры яки читләтеп кичермәгән бер генә участок та юк. 14 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре урман буйлап «Әкият Аланы»сәяхәтен үткәрделәр. Әлеге чара ярдәмендә без балаларда патриотлык, туган якның кабатланмас йөзен саклау өчен җаваплылык хисе формалаштырырга, туган якны өйрәнү материалын белүне тикшерергә телибез. Чара барышында балалар табигатьнең гаҗәеп дөньясына сәяхәт кылдылар. Кешенең табигатьне саклауда нинди роль уйнавын белдек. Алар актив сөйләштеләр, сорауларга җавап бирделәр, агач, гөмбә төрләрен ачыкладылар. Аннары команда уенда катнаштык һәм бик теләп төрле уеннар уйнадык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International