ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Саба район китапханәсе хезмәткәрләре «Угадайка» интеллектуаль сәгате үткәрделәр. Уенда мәкальләр, тиз әйткечләр, Кроссворд биремнәре тәкъдим ителде. Барлык биремнәр дә район китапханәсендә булган китаплардан әзерләнде. Балалар чарада бик теләп катнаштылар, бик актив булдылар. Чараның икенче өлешендә эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау буенча мастер-класс оештырылды. 

Тэги: мәдәният бүлеге

20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Россиядә илнең төп сихерчесе Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә, ул һәркемгә: балаларга да, өлкәннәргә дә шатлык китерә. Кыш Бабайның туган көне-искиткеч бәйрәм. Бу көнне һәркемгә гадәттә бүләкләр бирүче, изге теләкләр һәм хыяллар тормышка ашыручы кешене котлыйлар. Шуңа бәйле рәвештә 17 декабрь конне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Кыш бабай маҗаралары» иҗади эшләр конкурсы оештырдылар.Чара башында балалар Бөек Устюгтагы яраткан персонаж һәм аның резиденциясе турында презентацияне, төп герой катнашындагы мультфильмнарны бик теләп карадылар, Яңа ел бәйрәмнәре турында әңгәмә үткәрделәр, Кыш бабайларын ясадылар һәм күргәзмә оештырдылар. Шулай ук үз куллары белән ясалган бүләкләрне һәм Кыш бабайны туган көне белән котлап, Яңа ел бәйрәменә чакырдылар.

19 декабрьдә Саба район һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында мастер-класслар кичәсе үткәрделәр. Чарада балалар белән әниләр үз куллары белән шәмнәр, эпоксидлы сумаладан алкалар, брелоклар һәм беләзекләр ясадылар, шулай ук балалар безнең китапханәнең яңа журналлары белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа ел-һәркемнең яраткан бәйрәме. Аеруча аның килүен балалар көтә. Яңа ел һәрберебез өчен дә әкияти тылсымлы бәйрәм. Яңа ел алдыннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Яңа ел уенчыклары тарихы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Чара барышында балаларны Яңа ел такыяләре барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, ә аннары бергәләп аларны үз куллары белән ясарга өйрәнделәр. Әлбәттә, килгән кунакларга үз куллары белән ясалган сувенирны алып китү күңелле иде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

19 декабрьдә Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 «А» сыйныф укучылары өчен Саба район китапханәсе хезмәткәрләре  «Угадайка» дип исемләгән интеллектуаль сәгать үткәрделәр. Уенда: әйтемнәр, тизәйткечләр, табышмаклар, татарчага тәрҗемә ит һ.б. биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, бергәләп биремнәрне үтәделәр.  Чараның икенче өлешендә «Китапның мәңгелек юлдашы» - мастер-классы оештырылды. Яраткан китабыңда китап кыстыргыч бар икән, димәк синең укый башлаган битең югалмый, китап битләре таушалмый. Укучылар китап кыстыргыч тарихы белән танышкач, үзләренең иҗади фантазияләрен кушып матур китап кыстыргычлар ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

"Мин кулыма китап алам"  видеороликлар конкурсы нәтиҗәләре:

"Без тарихта эзлебез.." номинациясе: 

1 урын -  Юлбат төп мәктәбе 9 сыйныф укучылары
2 урын - Шамилова Инзилә, Кызыл-Мишә авылы
3 урын - Алина Гарифуллина, Тимершык авылы

"Безнең заман" номинациясе: 

1 урын - Гараева Илсинә , Шекше авылы 
2 урын - Шәмсетдинова Зәринә, Байлар Сабасы
3 урын - Мифтахова Азалия, Тимершык авылы 

"Иң яхшы видеобизәлеш" номинациясендә җиңүче: 
Мөхәмәтҗанова Ләйсән, Шәмәрдән авылы

"Иң  креатив видеоролик" номинациясендә җиңүче: 
Шагабиева Дилә, Кызыл-Мишә авылы

Тэги: Мәдәният бүлеге

Безнең укучыларыбыз кая гына  барсалар да сынатмыйлар. Һәрвакыт зур җиңүләр белән кайталар.  Декабрь аенда  Йошкар-Ола шәһәренең Яшьләр сараенда "Музыкаль экспресс" Бөтенроссия конкурсы узды. МББУ "Х. һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"  Шәмәрдән филиалы укучылары актив катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

17
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Кешелек барлыкка килгәннән бирле ул һәрвакыт өйрәтү, тәрбияләү, остаз булу ихтыяҗын кичергән. Укытучы укучыларга тәҗрибә һәм белем бирә, тиз үзгәрүче дөньяга яраклашырга, мөстәкыйль һәм үз-үзенә ышанган кешеләр булырга ярдәм итә. 16 декабрьдә Шәмәрдән модель китапханәсе китапханәчеләре «Мәктәп дөньясы» фотокүргәзмәсен ясадылар. Биредә язучы педагогларның мәктәп турындагы хикәяләре, шулай ук танылган педагогика эшлеклеләренең биографияләре, Шәмәрдән мәктәбенең төрле еллардагы фотосурәтләре тәкъдим ителде. Күргәзмә мәктәп яшендәге укучылар өчен генә түгел, өлкән буын вәкилләренә дә кызыклы булды.

Тэги: мәдәният бүлеге

16 декабрьдә Казан шәһәрендә И. В. Ленинның «Тормыш ритмында!» проекты кысаларында VIII Республика заманча эстрада иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Анда Экспромт хореография коллективы һәм аның солистлары (җитәкчесе Давыдова А.М.) чыгыш ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2023 елның 16 декабрендә "Н.И. Фешин исемендәге Казан училищесында" "ТAT∙АRS∙TAN" конкурс хәрәкәте кысаларында, яшь талантлар республика конкурсына йомгаклар ясалды. Анда МББУ"Х. Һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"  укучылары катнашты. Конкурсның жюри алдына катлаулы бурыч куелды - сурәтләү һәм декоратив-гамәли юнәлештә күпсанлы эшләрдән иң яхшы эшләрне билгеләү. Декоратив-гамәли номинациядә 1 нче урынны Галимуллина Зөлфия Илнур кызы алды, укытучысы Газизова Гүзәл Равил кызы.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International