Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Могҗизалар кыры" уены үтте.
1 ноябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларда татар халкының тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә кызыксынучанлыкны арттыру максатыннан “Изге борынгы истәлекләр” дигән фольклор сәгате үткәрделәр. Чара күргәзмә белән танышудан башланды. Балалар татар халкының сыйфатын, көнкүрешен ача торган үзенең гореф-гадәтләре, мәдәнияте барлыгын белделәр, Түбән Шытсу авылыннан Давыт Мөбәрәкҗановның 60нчы елларда үз куллары белән ясаган йорт җиһазларына сокландылар, татар милли киеме белән таныштылар, халык авыз иҗаты төрләрен исләренә төшерделәр, борынгы уен кораллары турында тыңладылар. Шулай ук балаларга Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хакында сөйләнде, фотолары һәм видеолары күрсәтелде, ансамбльдә чыгыш ясау осталыгы турында аңлатма бирелде. Фольклор сәгатьнең ахырында балалар үзләре дә традицион музыка уен коралларында уйнадылар. Чарада катнашучы һәркем үткәнеңә игътибарлы булу кешедә әхлак сыйфатлары булдыруда ярдәм иткәнне төшенде. Фольклор сәгать ТАССРга 100, Саба районына 90 ел тулуга багышланган чаралар кысасында үтте.
30 октябрь көнне Курсабаш авыл мәдәният йортында Сүлә, Түбән Утар авыл клубы һәм Курсабаш авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Көзге кайтаваз» дип исемләнгән концерт программасы үткәрелде. Анда «VIP - STAR» яшьләр төркеме катнашты.
31 октябрь көнне мәдәният бүлеге район кунаклары һәм халкы өчен Фирдүс Тямаев белән очрашу оештырды. Очрашу бер сулышта узды, кунакларга йолдыз белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирелде.
“Җырлап яшик”
29 октябрь көнне Оет авыл клубы, китапханә белән берлектә, телебезне, милли йолаларыбызны, гореф – гадәтләребезне саклап калу йөзеннән балалар белән «Әбиемнең күңел сандыгы» дип исемләнгән фольклор кичә үткәрде. Кичәбез “Риваятьләр һәм легендалар” китабыннан мифологик хикәятләр, риваятьләр уку белән башланды. Балаларны җирле фольклор, борынгы йолалар белән таныштырдык. Борынгы сандыктагы татар халкының милли киемнәрен, чигүле һәм тукылган сөлгеләрен балалар зур кызыксыну белән карадылар. Чара ахырында «Йөзек салыш» һәм «Түбәтәй» татар халык уеннарын уйнадылар.
29 октябрьдә «Saba balahoner» - «һөнәрләр шәһәре» проекты кысаларында "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янә үзләрен яңа һөнәрләрдә сынап карадылар. Чөнки аларның һөнәрләр турындагы күзаллаулары әлегә бай тормыш тәҗрибәсе белән чикләнгән – әни һәм әти, балалар бакчасында тәрбияче, машина йөртүче, табиб һөнәрләре һ.б. алар район мәдәният йортында булдылар, персоналның хезмәт вазифалары белән таныштылар. Экскурсиядән соң үз көчләрен сәхнәдә сынап карадылар һәм спектакль куйдылар. Яшь актерларга һәм актрисаларга грамоталар һәм истәлекле билгеләр тапшырылды.
28 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече г.м. Әхмәтшина балалар өчен халыкара пешекчеләр көненә багышланган «аш-су яратучыларга» дигән мастер-класс үткәрде. Пешекче һөнәре дөньяда иң борынгы һөнәрләрнең берсе, ә аңа ихтыяҗ һәрвакыт рекорд куйды. Әлеге чараның максаты-балаларда танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү, пешекче-кондитер һөнәре белән таныштыру. Чара башында балалар белән тарихтан кызыклы фактлар турында сөйләштеләр — әйтик, борынгы Мисырда беренче кәнфитләр пәйда булуы, Франция кондитеры буларак очраклы рәвештә пирожлы «бәрәңге» рецепты турында белде. Бүгенге очрашу нәтиҗәсендә егет-кызларның пешекче-кондитер һөнәре турында күзаллаулары төгәл формалашты. Чара барышында балалар пирожныйлар белән мөстәкыйль бизәү мөмкинлегеннән бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Табу кыен бала, ул да ярата тәм-томнар. Әгәр алар үз куллары белән әзерләнгән булса, алар тагын да тәмлерәк була. Балалар бу чарадан бик канәгать һәм бик күп якты тәэсирләр алдылар.
27 октябрьдә «Saba balahoner» - «һөнәрләр шәһәре» проекты кысаларында "Эллуки" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янә үзләрен яңа һөнәрләрдә сынап карадылар. Чөнки аларның һөнәрләр турындагы күзаллаулары әлегә бай тормыш тәҗрибәсе белән чикләнгән – әни һәм әти, балалар бакчасында тәрбияче, машина йөртүче, табиб һөнәрләре һ.б. алар район мәдәният йортында булдылар, персоналның хезмәт вазифалары белән таныштылар. Экскурсиядән соң үз көчләрен сәхнәдә сынап карадылар һәм спектакль куйдылар. Яшь актерларга һәм актрисаларга грамоталар һәм истәлекле билгеләр тапшырылды.
Иске Икшермә мәдәният йортында "Әбиемнең базында" дип исемләнгән күргәзмә - кич утыру үткәрелде. Төрледән төрле эшләнмәләргә катнашучыларыбыз да шаккатып карадылар. Күргәзмә белән танышканда, барсы да рецептлар белән бүлештеләр. Аннары 2 командага бүленеп, төрле кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте, катнашучыларыбыз алып килгән сый-нигъмәтләрдән авыз итеп алдык. Тәмле чәй, ризыклардан соң рәхәтләнеп биеп күңел ачтык. Бу чара бөтен катнашучыларга да бик ошады, өйләренә күтәренке кәеф белән таралыштылар.