1 ноябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларда татар халкының тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә кызыксынучанлыкны арттыру максатыннан “Изге борынгы истәлекләр” дигән фольклор сәгате үткәрделәр. Чара күргәзмә белән танышудан башланды. Балалар татар халкының сыйфатын, көнкүрешен ача торган үзенең гореф-гадәтләре, мәдәнияте барлыгын белделәр, Түбән Шытсу авылыннан Давыт Мөбәрәкҗановның 60нчы елларда үз куллары белән ясаган йорт җиһазларына сокландылар, татар милли киеме белән таныштылар, халык авыз иҗаты төрләрен исләренә төшерделәр, борынгы уен кораллары турында тыңладылар. Шулай ук балаларга Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хакында сөйләнде, фотолары һәм видеолары күрсәтелде, ансамбльдә чыгыш ясау осталыгы турында аңлатма бирелде. Фольклор сәгатьнең ахырында балалар үзләре дә традицион музыка уен коралларында уйнадылар. Чарада катнашучы һәркем үткәнеңә игътибарлы булу кешедә әхлак сыйфатлары булдыруда ярдәм иткәнне төшенде. Фольклор сәгать ТАССРга 100, Саба районына 90 ел тулуга багышланган чаралар кысасында үтте.