ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2021 ел
шимбә

10 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре республикада инде традициягә әйләнгән чисталык көнендә - санитар-экологик икеайлыкта актив катнаштылар. Бүгенге чара-ул, барыннан да элек, бәйрәм: чисталык, тәртип һәм яхшы кәеф бәйрәме. Үз эшләрен һәм вазыйфаларын вакытка кичектереп, барлык хезмәткәрләр урамга чыктылар, тирә-юньне тәртипкә китерү өчен. Барысы бергә бергә язга булыштылар – карны капладылар, бозны юдылар, себерделәр, территорияне яфраклардан һәм прибордюр сметасыннан чистарттылар, чүп-чар җыештырдылар.


9
апрель, 2021 ел
җомга

8 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән мәдәният йорты үзешчәннәре, Мичәнбаш авыл клубы мөдире Гаврилова А.Б. һәм Олыяз авыл клубы мөдире Ибраһимов И.И. белән берлектә, көлке көненә багышланган «Көлүдә бөтен тылсым» дип исемләнгән шоу-программа үткәрделәр. Шулай ук Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары, Шәмәрдән «Рост» лицееның «Импульс» бию коллективы катнашты. Шоу-программа бер сулышта үтте, бай һәм төрле булды. Өлкәннәр һәм балалар башкаруындагы якты номерлар бер-бер артлы алкышларга күмелде. Бәйрәм тамашачылары бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм үзләре белән якты һәм җылы хатирәләр алып киттеләр.


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

6 апрель көнне Туктар авыл клубы һәм китапханәсе “Әбиемнең сандыгы” дип исемләнгән халык кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырды. Чарада катнашучыларны йон җегерләп утыручы әби каршы алды. Клуб мөдире һәм китапханәче сандыктагы хәзинәләр һәм кул эшләнмәләре белән таныштырдылар. Милләтебезнең төсе булган сөлгеләре, яулыклары, ашъяулыклары һәм башка чигелгән кул эшләнмәләре турында сөйләнде. Һәрберсенә аерым туктап аларның тарихын һәм кулланышлары хакында сөйләштек. Укучылар бик кызыксынып, ә инде өлкәннәребез үзләренең хатирәләрен яңартып тыңладылар.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары  «Иҗат территориясе» Бөтенроссия сәнгать конкурсы җиңүчеләре.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

5 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина балалар өчен «Десятилетия детства» елы кысаларында «Планета под названием Детство!» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Балачак – һәрберебез өчен иң бәхетле һәм кайгысыз чор. Чара барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, тематик табышмаклар, башваткычлар, ребуслар чиштеләр, шулай ук «Как нам повезло», «Воздушная битва», «Детство – это ты и я!», «Паутина» уеннарында һәм конкурсларында катнаштылар. Чара барышында балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, онытылмаслык тәэсирләр дә алдылар. Чара безнең балачак мультфильмнарын карау белән тәмамланды.


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

С.В.Рахманиновның иҗатына багышланган чара.

Тэги: Мәдәният бүлеге

4 апрель көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сулэ авыл клубы мөдире, Курсабаш китапханәсе мөдире, шулай ук авыл үзешчәннәре тарафыннан Л.Леронның "Алтын күкәй яки киндерсюрприз"спектакле күрсәтелде. Үзешчән актерлар үз рольләрен бик яхшы башкардылар, авторның уй-фикерләрен тормышка ашырып, пьесаның асылын ачып бирә алдылар. Тамашачылар артистларның сәхнәдә уйнавын бик җылы кабул иттеләр. Барысы да бик күп уңай эмоцияләр, яхшы кәеф алдылар.


4
апрель, 2021 ел
якшәмбе

4 апреля в районном доме культуры представили вниманию зрителей спектакль «чего не хватает бабушкам?»Почему старушки не хватают? Ф. Булякова и концертную программу» Эхо юности в сердцах", подготовленную ветеранами учреждений культуры Сабинского муниципального района.


2
апрель, 2021 ел
җомга

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Моңлы Ык буйлары» Региональ балалар иҗаты конкурсы җиңүчеләре!

Тэги: Мәдәният бүлеге

31
март, 2021 ел
чәршәмбе

 Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бию" дип исемләнгән флеш-моб оештырдылар.
Флэш-моб-алдан ук планлаштырылган массакүләм акция, анда күп кенә кешеләр җәмәгать урынында пәйда була, алдан килешенгән гамәлләр башкара һәм аннан соң таралыша.
Флэш-моб бик шәп, күңелле һәм шаян килеп чыкты. Безнең бистә яшьләре актив катнаштылар, анда яңа бию күнекмәләре алдылар.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International