Март аенда Казан шәһәрендә «Иҗат территориясе» Бөтенроссия сәнгать конкурсы узды. Конкурс ел саен яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, иң яхшы традицияләрне саклау, һөнәри осталыкны, үзешчән халык сәнгатен популярлаштыру һәм алга таба үстерү, яшь талантларны ачыклау, кызыксындыру һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Быел коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга юл куймау буенча өстәмә чаралар белән бәйле рәвештә, конкурсны оештыру комитетына җибәрелгән видеоязмалар буенча дистанцион форматта үткәрделәр. Әлеге конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбеннән «Асылташ» бию коллективы катнашып 1 дәрәҗә лауреат диломына ия булды (җит.Гарипова Г.М.). Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!