Вечер отдыха «Планета под названием Детство!»

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

5 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина балалар өчен «Десятилетия детства» елы кысаларында «Планета под названием Детство!» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Балачак – һәрберебез өчен иң бәхетле һәм кайгысыз чор. Чара барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, тематик табышмаклар, башваткычлар, ребуслар чиштеләр, шулай ук «Как нам повезло», «Воздушная битва», «Детство – это ты и я!», «Паутина» уеннарында һәм конкурсларында катнаштылар. Чара барышында балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, онытылмаслык тәэсирләр дә алдылар. Чара безнең балачак мультфильмнарын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International