ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

27 апрель көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Керәнне авыл клубы, китапханә белән берлектә, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен “Хезмәтемнең татлы җимеше " дип исемләнгән портрет - кичә үткәрделәр." Алар шатлык белән хезмәттәшләреннән котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул иттеләр .Концерт программасы музыкаль номерлардан, нәфис сүздән һәм төрле жанрдагы җырлардан торды. Һәр башкарылган номер тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте. Бәйрәм кичәсе бер сулышта узды. Кешеләр өйләренә яхшы кәеф белән кайтып киттеләр, алар безнең тормышта бик кирәк.

“Бөек Тукаебыз – халкыбыз горурлыгы!”

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

26 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәчесе белән берлектә Туган тел көне һәм Г. Тукайның туган көне уңаеннан «Ләйсән» балалар бакчасы балалары өчен "Туган телем-минем туган ягым" дип исемләнгән чара үткәрделәр ...........
26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлана. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында туа.
Татарстанда Туган тел көне-ул һәркем үзен үз халкының бер өлеше итеп тою мөмкинлегенә ия булган бәйрәм. Тел-ул бер милләт кешеләрен берләштерә торган, аларны бербөтен итеп ясый торган ышанычлы корал. Балаларга Г.Тукайның «Бала белән күбәләк», «Шүрәле», «Су анасы» һәм «Дәү әни» башкаруындагы бишек җырлары тәкъдим ителде. Балалар Г.Тукайның яраткан шигырьләрендә үзләренең яраткан геройларын күрергә бик шат иделәр.


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

«Татарстан рәссамнары әсәрләрендә Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты».

Тэги: Мәдәният бүлеге

25
апрель, 2021 ел
якшәмбе

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин Яр Чаллы шәһәре якташлары, Саба районы егетләре белән очрашуда катнашты.

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Яз ритмнары» Бөтенроссия конкурсы призерлары.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Кояш.ру» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары - «Твой выход» Халыкара конкурсы призерлары.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24
апрель, 2021 ел
шимбә

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары  «Татарстан мирасы» халыкара конкурсы призерлары.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Шаян ТВ" каналында чыгыш ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International