Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалы укучыларының әниләр көненә багышланган концерты.
«Халкым чишмәсе» Республикакүләм татар милли иҗаты конкурсы нәтиҗәләре.
24 ноябрь көнне район мәдәният йортында район мәдәният йорты белгечләре куйган «Мәртен әртисләре» спектакленең премьерасы булды.
23 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Серле дөнья» ял клубына йөрүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Россия Федерациясендә «Десятилетие детства» елына багышланган «Әкияти серле дөнья» әкияте сәхнәләштерелде. Культорганизатор А.М.Вәлиева балаларны курчак театры тормышы белән таныштырды. Чара башында рус халык әкиятләре геройларын искә төшерделәр, уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, бик күп яңалыклар белделәр. Шулай ук «По дорогам сказки» исемле викторина да үткәрелде. Курчак дөньясының әкияти сәяхәтенә чумдылар. Шуннан соң культорганизатор балаларга әкият геройлары ролендә булырга тәкъдим итте. Бу чара балаларның күңелле кәефен тудырды.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Бездә бердәмлек!" дигән уен-викторина узды.
21 ноябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь, фольклорчы Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзига багышланган - "Мирхәйдәр Фәйзи - татар драматургы, шагыйрь, фольклорчы" дип исемләнгән фольклор дәрес үткәрделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре чарада катнашучыларны язучының кыскача биографиясе, иҗаты, классикның иң танылган әсәрләре белән таныштырдылар. Ул үз тормышын һәм иҗатын ике тугандаш халыкны агарту һәм рухи баетуга багышлаган, милли драматургиягә нигез салучыларның берсе. Мирхәйдәр Фәйзи татар милли музыкаль драма жанрына нигез салучы да булып санала. Фәйзинең иң танылган «Галиябану» пьесасы бүгенге көндә дә халык яратып карый торган спектакльләрдән санала.Мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән берлектә “ Галиябану” драмасыннан өзекләрне сәхнәләштерделәр.
18 ноябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йортында «Барлык чирләрдән файдалы" дигән киңәш сәгате үткәрелде. Чара башында сәнгать җитәкчесе катнашучыларны дару үләннәре турындагы әдәбият-җыентыклар, шулай ук дару үләннәре белән таныштырды, дару үләннәре дөньясына кыскача экскурсия үткәрде һәм танып-белү өчен тематик фильм күрсәтте. Катнашучылар, үз чиратында, дару үләннәре белән дәвалау буенча үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яраткан чәйләре турында сөйләделәр. Аннан соң катнашучыларга төпле киңәшләр бирелде, алар сәламәтлек белән бәйле барлык сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмә барлык катнашучыларга күңел күтәренкелеге бирде. Чара ахырында викторина үткәрелде.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә иҗади кичә.
Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицееның 1 «А» сыйныф укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган «Сила толерантности» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде. Программа балаларны «толерантлык, толерант мөнәсәбәт» төшенчәсе белән таныштыруга, башка кешеләргә карата хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт тәрбияләүгә, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде. Чара «Страна Толерантности» буенча тылсымлы поездда сәяхәт рәвешендә узды. Балалар толерант дип атарга мөмкин булган рус халык әкиятләре геройларын искә төшерделәр, «Дөньяның төрле халыкларының сәламләүе» уенында катнаштылар, шулай ук игелек һәм әдәплелек турында табышмаклар чиштеләр. Балалар «толерантлык» сүзенең дөньяның төрле телләрендә билгеләнүен белделәр, бүгенге кеше тормышында әлеге төшенчәнең мөһимлеге турында үз фикерләрен әйттеләр. Чара ахырында балалар чәчәк ясадылар, аның һәр таҗына толерант кеше ия булырга тиеш сыйфатларны яздылар. Чара күңелле дустанә шартларда узды.
«Саба районының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» дигән темага концерт-викторина.