25 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында яшьләр өчен Россия студентлары көненә багышланган «Мы студенты» дигән күңел ачу программасы булып узды. Чараның башында катнашучылар бәйрәмнең тарихы һәм аның традицияләре белән таныштылар. Соңыннан барысы да студентлар тормышы дөньясына чумдылар: күңел ачу викторинасында катнаштылар, «Лекционные тетради» чиштеләр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, тиз һәм тынгысыз рәвештә тулай торакка урнаштылар, сессияне уңышлы тапшырдылар, стипендия алдылар. Яшьләр иҗади һәм зур кызыксыну белән һәр биремне башкарып чыктылар. Кичә юмор, көлү, елмаю, яхшы кәеф атмосферасында узды һәм бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.