Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында кәрзин бәйләү буенча мастер-класс булды. Кичә барышында әниләр-бәбиләр вакытлы матбугат белән таныштылар, кул эшләрен башкардылар.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә йон белән рәсем ясау буенча мастер-класс узды. Йоннан рәсем яки йон акварель техникасындагы картиналар коры йонны тукымага катламлап җәю юлы белән ясала, аннары пыяла белән ябыла. Пыяланың авырлыгы астында йон катламнары үтә, һәм картиналар тере һәм төсле була, күләмле һәм якты күренә. Мастер-класста катнашкан балалар йон һәм кайчы ярдәмендә үзләренең кабатланмас шедеврларын булдыра алдылар. Йоннан ясалган мондый тере рәсемнәр һәр йортка шатлык, җылылык, туганнарына һәм якыннарына искиткеч кәеф бүләк итәчәк, һәр бәйрәмгә яраткан кешеләренә гадәти булмаган һәм җанлы бүләк булачак. Иң мөһиме, һәркем эшли алачак һәм һәркем әзер эш белән өйгә кайтачак. Чара “Пушкин картасы” буенча үткәрелде.
Мәдәният хезмәткәрләренең тирә-як территорияне төзекләндерү һәм чүп-чардан чистарту буенча гамәли акцияләрдә катнашуы күптәннән авылның барлык клублары һәм китапханәләре эшенең аерылгысыз өлеше булып тора . Экологик куркынычсызлыктан саклану көннәре вакытында эш аеруча активлаша, чөнки бу акция ачык һәм табигатьне саклау характерында. Көн дәвамында клуб һәм китапханә, ФАП хезмәткәрләре экологик акциядә катнаштылар. Кыштан соң калган чүп-чарны җыеп алдылар. Максат: территориядә чисталык һәм тәртип урнаштырырга гына түгел, ә бу матурлыкны һәм чисталыкны сакларга омтылу.
5нче апрель көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, Саба гимназиясенең 1 “В” сыйныф укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен 4 өлештән: “Туган ягым - Татарстан”, “Әкиятләр илендә”, “Татар халкының милли уеннары” и "Бәйрәм килер – кунак алып килер" торды. Укучылар сынатмыйча, актив җавап биреп, үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.
2нче апрельдә — Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәм 1967 елда немец язучысы һәм тәрҗемәчесе Йелла Лепман инициативасы белән оештырыла. Әлеге дата бөек әкиятче Ханс Кристиан Андерсенның туган көненә багышланган. 4нче апрельдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясендә 4 «В» сыйныф укучылары өчен (сыйныф җит. Фәйзуллина Ф.В.) «Исемле китаплар» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Укучылар «Әкият геройларын беләсезме?» викторинасында актив катнаштылар. Чара ахырында укучылар яраткан китаплары турында сөйләделәр.
Ел саен 1 апрельдә дөньяның күп илләрендә планетабызда иң борынгы экологик бәйрәм — Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Кошлар Җир шарында барлыгы 8500 төр исәпләнелә. Озак кышлаганнан соң кошлар туган илләренә кайталар һәм бу шатлыклы мизгелне игътибарсыз калдырып булмый. Кошлар - безнең дусларыбыз. Алар -канатларында язны алып килүче шатлык хәбәрчеләре ... 4 апрельдә бу якты вакыйгага багышлап Саба район китапханәсендә «Яз һәм шатлык хәбәрчеләре» - китап күргәзмәсе оештырылды, китапларга күзәтү, кошларны танып белү буенча уен-викторина үткәрелде.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда яшь кунаклар өчен җепләрдән курчак ясау буенча «оста кулларыбыз» дигән мастер-класс узды.
Безнең гасырда курчак-ул, еш кына, балалар уенчыклары. Ләкин бу һәрвакытта да алай булмаган. Борынгы заманда славяннар аларга бик җитди караганнар. Курчаклар төп обереглар булган, аларның һәрберсе үз «бурычларын»үтәгән. Сүз уңаеннан, курчакны ясау хатын-кызлар эше генә булган. Ир-атларны хәтта күз кырыеннан да процесска карарга рөхсәт итмәгәннәр. Музей хезмәткәрләре балаларны тарих дөньясына чумарга тырышалар һәм үз куллары белән курчак ясарга мөмкинлек бирәләр. Курчакның төп үзенчәлеге-ул энәсез ясалган. Бала өчен курчак дус уенчык булачак. Үз куллары белән яратып ясалган курчак үзенең горурлыгы булачак.
2023 елның 30 мартында Саба балалар сәнгать мәктәбендә 3 нче «Шоколад» балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә тыңлаучылар өчен сәнгать мәктәбе укучылары концерт бирде.
"Без үз балаларыбызны беләбезме " нәкъ шушы тема Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында үткәрелгән очрашуда яңгырады.
1. Ни өчен ата-аналар һәм балалар бер-берсен аңламыйлар?
2. Бала белән җылы мөнәсәбәтләрне ничек сакларга?
3. Балага әкренләп ничек мөстәкыйльлек бирергә? Бу сорауларга җавап табарга гаилә психологы, нейропсихолог Гайнуллина Зөлфия ярдәм итте. Чара барышында профессиональ психолог тренинг үткәрде, ул катнашучыларга үзләрен һәм якыннарын гаилә мөнәсәбәтләрендә яхшырак аңларга ярдәм итте. Очрашуда катнашучыларның балаларны тәрбияләүдә, баланы ышаныч белән яшәргә өйрәтергә, баланың шәхесенә хөрмәт һәм социализация таләпләре арасында баланс табарга омтылган әниләрнең сорауларына җавап табарга мөмкинлек бирде.
Чара ахырында китапханәче "Һәр ата-ана белергә тиеш " дигән тематик күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштырды. Һәркайсы очракта без һәрвакыт китапларга мөрәҗәгать итәбез, үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча махсус әдәбиятны өйрәнәбез. Чарада катнашучыларның һәрберсе балаларны китап укуга һәм китапка мәхәббәт һәм игелек өйрәтү өчен балачактан ук китапханәгә барырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде.
25 март көнне галим, сәнгать белеме докторы,Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Гүзәл Фуад кызы Вәлиева, “Туран Арт” җәмгыяте җитәкчесе Хайбрахманова Суфия катнашында “Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге” экспедицион төркеме Саба туган якны өйрәнү музеенда,Сатыш авылы мәдрәсә музеенда, Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда экскурсиядә булдылар, шулай ук Галиева Эльвира җитәкчелегендә “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар катнашында үткәрелгән татар милли курчагы ясау һәм агач эшләнмәләренә рәсем ясау буенча мастер класска күзәтү ясадылар.