Китап укуга кызыксынуны үстерү буенча ата - аналар өчен киңәшләр

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Бүген балаларга әдәби белем бирү, аларны укуга җәлеп итү проблемасы кискен тора. Безне китапларны мәгълүмат чыганаклары: телевидение, компьютер уеннары, видеопродукция белән кысрыклау борчый, шуңа күрә китапханәләрнең  төп максаты – китапка хөрмәтне кайтару, балаларны һәм ата-аналарны укырга җәлеп итү. Балаларга китаплар тәкъдим иткәндә, аларның кызыксынуларын һәм омтылышларын исәпкә алырга кирәк. Аларга  китап сайлау иреге бирергә кирәк. Сайлау иреге укуга кызыксынуны арттыра, әсәрләрне кабул итүгә уңай йогынты ясый. 11 сентябрьдә 6 нчы «Балачак» балалар бакчасында Саба район китапханәсе китапханәчесе  Регина Миңнуллина ата-аналар өчен баланың шәхесен формалаштыруда укуның роле турында  әңгәмә үткәрде. Укучылар кызыксынуын үстерү буенча ата - аналар өчен киңәшләр дигән тәкъдим итү исемлеге таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International