19 апрель көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Шекше авыл китапханәсендә тәсбих һәм шәм ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар өчен “Ислам нуры” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде 78 ел вакыт узып бара. Безнең халкыбыз Ватаныбыз азатлыгы өчен сугыш кырларында үз батырлыкларын күрсәткән геройларын һичкайчан онытмас. Тиңдәшсез батырлыклар сәхифәсенә безнең якташларыбызның данлы исемнәре дә мәңгелеккә теркәлде.
Шулай ук бездә күпләргә аз билгеле булган, туган ил хакына олы батырлыклар эшләгән каһарманнар да бар. Шуларның берсе, Сатыш авылында гомер иткән майор Галиев Нәҗип Гали улы Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән кеше. Ул - 4 сугышчан орден кавалеры. Сугыш тәмамланганда, аның күкрәген «Александр Невский», беренче һәм икенче дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы»,» Кызыл Йолдыз» орденнары һәм 2 медаль бизәгән.
Нәҗип Галиевның тормыш юлы, сугышчан батырлыклары турында укучыларны таныштыру максатыннан, Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре, 18 нче апрель көнне «Батырлык гасырлар буе яши» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.
Район китапханәсе һәм "Сабыагрохим" ААҖ хезмәткәрләре санитар-экология икеайлыгына кушылды һәм Мотыйгуллин урамыннан Объездная юлына кадәр (плотина территориясен дә кертеп) территорияне чистартты.
Татарстан Язучылар берлеге һәм «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары оештырган «Әдәби карта» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге матур, җылы очрашу Татарстан Язучылар берлеге бинасында узды.
Бу бәйге, үзләренең төп укыту эшләреннән тыш иҗат белән шөгыльләнүче мөгаллимнәрне ачыклау, аларның эшләрен киң аудиториягә тәкъдим итү максатыннан, оештырыла торган конкурс. Анда тәрбиячеләр, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре – катнаша ала.
Әлеге бәйгедә Килдебәк авыл китапханәсеннән, “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Әхмәтшина Айсинә катнашты.
Әхмәтшина Айсинә Хәмит кызы, «И газиз туган телем» номинациясендә катнашып, «Көмеш телем – үз телем» темасына язылган әкияте - 3 урынга лаек булды.
Ә. Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсендә сумка-шоппер бизәү буенча мастер класс оештырылды. Чара барышында кул эшләре буенча китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәчеләр эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү, буяу эшләрен яратып башкарды, һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы, кабатланмас иҗат эше үзенең матур нәтиҗәсен бирде.
14 апрель көнне район мәдәният йортында Саба муниципаль районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең балалары катнашында “Балалы шоу” концерты узды.
Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының зурлар төркемендә кунакта булдылар. Алар балалар өчен космонавтика көне уңаеннан, «Зур космик сәяхәт» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар космос, йолдызлар һәм планеталар турында китаплар белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән викторина сорауларына бердәм җавап биреп, космик рәсемнәрдән пазллар җыйдылар, «12 апрель – Космонавтика көне» темасына үз куллары белән открыткалар ясадылар. Чара ахырында балалар журналларына: “Ежик”, “Фиксики”, “Салават купере”, “Барби”, “Саша һәм Маша” күзәтү ясалды.
11 апрель көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Эзмә урта мәктәбендә тәсбих ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар вакытлы матбугат белән таныштылар, кул эшләрен башкардылар һәм балаларга тәсбих тарту буенча анлатмалар өләштеләр.
Бүгенгесе көндә тарихи һәйкәлләргә игътибар артты, бигрәк тә бу безнең туган ягыбызда нык сизелә. Һәрбер кеше өчен үз халкы тарихында мөһим булган вакыйгаларны искә алу зур әһәмияткә ия. Тарихи һәйкәлләренең роле язучыларның күпсанлы әсәрләрендә дә күзәтелә. Саба туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышы «Саба районының тарихи урыннары һәм һәйкәлләре» темасына уздырылды. Чара барышында катнашучыларга Өтернәс шәһәрчеге, Эзмә авылының иске зиратындагы борынгы кабер ташы, Завод-Нырты авылындагы бакыр эретү заводы, тагын күп кенә истәлекле урыннар турында сөйләнелде. Безнең районда күп кенә тарихи урыннарның барлыгы искә төшерелде, халкыбыз тарихы битләрендә мөһим урын биләп торуы искәртелде.
Һәр ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык 2023» эстрада сәнгате республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы старт алды.