Китапханәдә әдипләр белән очрашу-ул һәрвакыт бәйрәм, ә якташ әдипләр белән очрашу-икеләтә бәйрәм, чөнки мондый хис-кичерешләр, гадәттә, гомер буе истә кала. 17 май көнне, Саба район китапханәсендә "Якташларны белик" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чараның кунагы якташ шагыйрәбез Миннегөл апа Манихова иде. Очрашу барышында Миннегөл апа Манихова үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, үзенең шигырьләрен укыды һәм аларның кайберләренең язуга рухландырган тарихларын сөйләде. Шагыйрәнең “Әниемә булышам”, “Язмышыма рәхмәтлемен”, “Күңел түрендәге хәзинә” шигырьләр китапларына күзәтү ясалып, укучылар тарафыннан “Китап укы!”, “Әниемә булышам”, “Тукай телле халык без!”, “Укытучыма” һ.б. шигырьләре сәнгатьле итеп укылды. Чара ахырында шагыйрә: “Күзәтергә бар дөньяны, заманнан артта калма” - дип “Без-замана балалары” шигырен укыды.
Халыкара гаилә көне уңеннан Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан “Гаилә” паркында “Гаилә белән укыйбыз” дип исемләнгән акция оештырдылар. Паркта ял итүче гаиләләргә халыкара гаилә көне турында мәгълүмәт бирелде, гаиләгә багышланган шигырьләр укылды һәм китап күргәсмәсе белән таныштырылды.
16нчы май көнне, “Әдәби алан” проекты кысаларында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 2 “Д” сыйныф укучылары өчен “Без Әдәби аланда” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада китапханәнең шәхси вконтакте битенә куелып барган табышмакларга, милли бәйрәм-йолаларга күзәтү ясалып, укучылар җавапларын махсус “Әдәби алан” дәфтәренә яздылар.
Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгы ел саен «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» Халыкара акциясен үткәрә. Әлеге Акция 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү максатыннан 2010 елдан бирле Самара балалар китапханәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Шәмәрдән балалар китапханәсенең бу халыкара акциядә катнашуы инде яхшы традициягә әверелде. "И память подвига нам книга оживляет" мәгълүмати-танып белү сәгатендә Шәмәрдәннең “Салават купере” балалар бакчасында тәрбияләнүче, “Сәйлән” клуб берләшмәсе әгъзалары булып торган балалар катнашты.
Балалар өчен сугыш турында К.Паустовскийның «Похождения жука-носорога», Л.Кассиль, М.Зощенконың «Храбрые дети» хикәяләре; Е.Благинина, С.Михалков шигырьләре укылды. Балалар сугыш тарихларын бик игътибар белән тыңладылар. Электрон презентация ярдәмендә балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. шулай ук балаларга Бөек Ватан сугышы ничек һәм кайчан башлануы, Совет Армиясенең Җиңүгә нинди авыр юл үтүе турында сөйләде. Чара эчтәлекле үтте һәм тематик мультфильм карау белән тәмамланды.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 2 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Роспись деревянной броши» исемле мастер-класс оештырды.
Башта балалар беренче брошкаларның тарихы белән, шулай ук акрил буяулар белән рәсем ясау техникасы белән таныштылар. Мастер-класс күңелле формада узды. Аларның һәрберсе үз куллары белән кабатланмас брошкаларны буядылар.
Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп, буяу эшләрен яратып башкарды.
Балалар иҗат дөньясына чумдылар, алар үзләренә ошаган брошканың формасын сайлап, үзләренең эксклюзив бизәкләрен булдыра алдылар.
Татар шагыйре, әдәбият белгече, милләтнең поэтик традициясенә нигез салучы, татар теле үсешенә үз өлешен кертүче Габдулла Тукайның тууына быел 137 ел. Милләтебезнең горурлыгы булган бөек шагыйрьнең иҗаты, аның әсәрләре белән укучыларны таныштыру максатыннан, Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.
29 апрельдә Шәмәрдән авылының «Шатнур» мәчетендә Шәмәрдән балалар китапханәсе каршындагы «Хыял» клубы әгъзалары өчен «Ислам – тынычлык һәм яхшылык дине» дигән әңгәмә узды. Анда катнашучыларга ислам динен кабул итү, мөселман традицияләре һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу турында сөйләнде. Балалар китапханәсе мөдире Галиакберова Р.Х. шулай ук тематик әдәбият тәкъдим итте. Әңгәмә барышынды татар халкының гореф-гадәтләре игътибарсыз калмады, мөселман дине кешеләре бер гаиләдә яшәвебезне ассызыклады.
III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышында Татарстан Республикасы дәүләт һәм Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырдылар.
Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән Татарстан Республикасы Саба районының "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, “Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” (Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе) муниципаль бюджет учреждениесе директоры Ләйсән Билалова бүләкләнде. Ләйсән Рәкыйп кызын чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез.
24 -26 апрель көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды булып узды. Бөтендөнья татар конгрессы карары нигезендә дүрт ел саен уза торган әлеге мәртәбәле чарада быел илебезнең 53 төбәгеннән һәм 11 чит илдән барлыгы 510 делегат һәм шәрәфле кунак катнашты. Саба районыннан җирле "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы да әлеге чарага чакырулы иде. Ләйсән Рәкыйп кызы съезд кунаклары алдында чыгыш ясап, Саба җирлегендә алып барылган матур эшләр белән таныштырды, тәҗрибә уртаклашты.
27нче апрель көнне, “Әдәби алан” проекты кысаларында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Без Әдәби аланда” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада март, апрель аенда китапханәнең шәхси вконтакте битенә куелып барган табышмакларга, милли бәйрәм-йолаларга күзәтү ясалып, укучылар җавапларын махсус “Әдәби алан” дәфтәренә яздылар.