«Бөртекләп җыелган гомер»

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

25 октябрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре 10 нчы сыйныф укучыларына тематик сәгать үткәрделәр.​ Рөстәм Нәбиев һәм Дания Нагимның «Бөртекләп җыелган гомер» китабын тәкъдир иттеләр. Рөстәм Нәбиев 2015 елда Омск өлкәсендә солдат казармасы җимерелүеннән исән калганнарның берсе. Ул вакытта 24 кеше һәлак була. Рөстәм ике клиник үлем, җиде көн кома, 16 операция, 40 көн реанимация, 11 ай хастаханәгә яту кичерә. Аңа исән калу бәхете тиде, ләкин егет ике аягын да югалтты. Бу китапта Рөстәм үзенең фаҗигале язмышы турында сөйли. Үз фикерләре һәм кичерешләре белән уртаклаша. Авыр сынауларга карамастан, ул үзенең мөмкинлекләренә, көченә ышанычын югалтмый, өйләнә, ике кызы туа. Хәзерге вакытта тауларны яулый. Элекке десантчы социаль челтәрләрдә үзенең шәхси битен актив алып бара, аның өчен «Иң тормышны ныгытучы блог» номинациясендә премия ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International