ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2021 ел
җомга

Балалар Иҗат үзәгендә һәм район мәктәпләре базаларында «Сәләт Саба» аланының быелгы смена әйдаманнары белән кызыклы очрашулар булып узды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

9нчы февраль көнне татар теле, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, парламент дәресләрен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашучы  педагоглар   Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Быел дәреснең темасы «Татарстан — безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәнят һәм тел күптөрлелеге". ТР парламентында үткәрелгән  әлеге чарада республика закон чыгару органы депутатлары , ТР Премьер-министры  урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин  катнашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

15 гыйнварда  илебез  «Рәсәйдә кышлаучы кошлар көне " Бөтенроссия экологик чарасын билгеләп үтә. Кыш - кошлар өчен бик авыр ел фасылы. Безнең илебездә яшәүче кешеләр канатлы дусларга - кышлаучы кошларга булышалар. Бу көнне Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Нургали оныклары"   исемендәге мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче укучылыр "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясендә катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International