«Рәсәйдә кышлаучы кошлар көне»

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

15нче гыйнварда  илебез  «Рәсәйдә кышлаучы кошлар көне " Бөтенроссия экологик чарасын билгеләп үтә. Кыш - кошлар өчен бик авыр ел фасылы. Безнең илебездә яшәүче кешеләр канатлы дусларга - кышлаучы кошларга булышалар. Бу көнне Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Нургали оныклары"   исемендәге мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче укучылыр "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясендә катнаштылар. Алар өлкәннәр ярдәме белән җимлекләр ясадылар  һәм кошларның туклануын күзәттеләр. Мондый чаралар балаларга кирәк, алар табигатькә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International