Көз-елның бик матур вакыты.Табигать акрынлап йокыга әзерләнә. Көзге пейзаж белән илһамланып, 17 октябрь көнне Пүкәл авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Көзге яфрак" дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрде. Һава торышы салкынча булуга карамастан, балаларның кәефләре күтәренке иде. Кемнәрдер җыентыклардан көз аена багышлап, үзләренә ошаган шигырьләр укыды, ә кемдер яттан сөйләде.Чара дустанә һәм уңайлы атмосферада узды.
22 август көнне ТАССРның 100 еллыгы, Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан ,Саба үзәк китапханәсе тәкъдим иткән "Ямьле Саба" проекты кысаларында, Явлаштау авылыбызның 75 йортлы иң зур Г. Җәлилов исемен йөртүче урамы буйлап "Бирешмәдең җилгә- давылга, терәк булдың илгә, авылга" дип исемләнгән туристик маршрут оештырылды. Чарада Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы катнашты. Беренче тукталышта кунакларны "Канәфер" фольклор коллективы җыр белән каршы алды. Шушы урында Г. Җәлиловның биографиясе сөйләнде. Икенче тукталышта "Калинин" колхозының алдынгы терлекчесе булган, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы Галимҗанова Халисә апа мөнәҗәт укыды. Хузина Вәсилә апа Габделнур абый турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты. Авылыбызның имамы Инсаф Галимҗанов мәчет тарихы белән таныштырды. Габделнур абыйның кызы Гөлнур апа Газизуллинаның да катнашуы чараны тагын да тулыландырып җибәрде. Авылыбызның "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче ханымнар үзләренең кул эшләреннән күргәзмә эшләп аны халыкка тәкъдим иттеләр. Анда чигелгән намазлыклар, сөлгеләр, өстәл ашъяулыклары, кулъяулыклар, шәмаилләр урын алган иде. Шулай ук төрле кайнатмалардан торган күргәзмә дә чарага үзенчәлек өстәде. Барлык катнашучылар да чәй табынына чакырылып, коймак, бәлеш, кабартма, кош теле һәм башка татар халкының яратып әзерләнә торган ризыклары белән сыйландылар. Чараны "Манзара" тапшыруы өчен ТНВ каналы төшерде.
Физкультурачылар көне- СССР чорлары бәйрәме, безнең көннәргә кадәр билгеләнеп үтә. Физкультурачылар көнен барлык тренерлар, физкультура укытучылары, спортчылар һәм гади физкультура сөючеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәре дип саныйлар һәм бәйрәмне бөтен ил буенча зурлап үткәрүләрен дәвам итәләр. Спортның, актив яшәү рәвешенең һәм дөрес туклануның мөһимлеген бәяләп бетергесез. Мондый файдалы гадәтләрнең тупланмасы тәнне, рухны чыныктыра. Бу көн спортны яратучы, аңа якын кешеләрне, җенесенә һәм яшенә карамастан, берләштерә. Бу бәйрәм һәр елны, августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан 7 август көнне Олы Нырты авыл китапханәсе клуб белән берлектә Олы Нырты һәм Ч. Чүрчи авыллары яшьләре өчен «физкультура белән Без тату» дип исемләнгән спорт - күңел ачу чарасы үткәрделәр.Спорт чарасы кызыклы, кайвакыт бик катлаулы конкурслардан, туплар, киресенчә, чабышлардан торды. Ярышлар спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде. Барлык командаларга да бүләкләр, шулай ук күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр тапшырылды. Ярышны велоузыш белән төгәлләделәр.