«Туган ягым-Язлы - Арташым»

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе
19 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәчесе Язлы Арташ авыл клуб мөдире
белән берлектә «Ямьле Саба» проекты кысаларында балалар өчен «Туган ягым – Язлы
Арташым» дип исемләнгән туристик маршрут оештырды. Маршрут алты өлештән торды.
1 нче маршрут буенча авыл клубы бинасы белән танышу иде. Балаларга әлеге бинаның
тарихы, килеп чыгышы, авыл клубы турында мәгълүмат бирдек. Шулай ук әлеге өлкәдә
эшләп чыккан хезмәттәшләребез турында да искә алып сөйләп уздык. Юлыбызны дәвам
итеп, киләсе маршрутыбызда Язлы Арташ авылында яшәүче Якупов Ясәвинең
хуҗалыгында булдык. Ясәви абыйга карата “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән
мәкаль бик туры килә. Ул үзенең хуҗалыгын бизәкләп, матур чәчәкләр утыртып, карап
тора. 3 нче маршрутыбыз буенча авылыбызда иң күп чәчәк үстерүче Якупова Фәйрүзә
апаның хуҗалыгында булдык. Аның бакчасында нинди генә чәчәкләр юк! Ул берсеннән-
берсе күз явын алырлык чәчәкләр үстерә, шулар арасында йөреп, үзенә рәхәтлек ала.
Соңыннан Фәйрүзә апа үзенең чәчәк үстерү серләре белән уртаклашты. 4 нче маршрут
буенча Әфган сугышында батырларча һәлак булган авылдашыбыз Фердинанд
Шәйдуллинның йортында булдык. Ул 19 яшендә интернациональ бурычын үтәгәндә
вафат булган. Апасы Гайнуллина Дулкыния апа балачагы, мәктәп еллары турында сөйләп
үтте, истәлекләр бн уртаклашты. 5 нче маршрут буенча без зиратка аның каберенә барып,
авылдашыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Ахыргы маршрутыбыз буенча
авылыбыздагы “Фатыйма” мәчетенә юл алдык, мәчетнең тарихы, килеп чыгышы белән
таныштырдык, исеме турында аңлатып үттек. Әлеге очрашу безнең күңелләрдә горурлык
хисе уятты. Сәяхәтебезгә нәтиҗә ясап, яхшы кәефләр белән таралыштык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International