“Әдәбият дөньясына сәяхәт”

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе
19 сентябрь көнне Югары Шытсу авылы китапханәсе Түбән Шытсу урта мәктәбендә
“Әдәбият дөньясына сәяхәт” исеме астында китапханә дәресе үткәрде. Иң беренче,
балалар “Укучының мәдәни көндәлеге” белән танышты. Аны тутыру, куллану
тәртипләрен өйрәнделәр, исләренә төшерделәр. Көндәлекләр укучларга өләшенде. Аннан
соң балалар Саба китапханәсе уздыра торган “Әдәби алан” бәйгесенең шартлары белән
танышты, аларга “Әдәби алан”да катнашу өчен махсус дәфтәрләр бүләк ителде. Киләсе
адым, укучыларны китапханә каршында чыга башлаган “Бүләк” гәҗитенең беренче саны
белән таныштыру булды. Гәҗит укучыларда зур кызыксыну уятты. Һәрберебез дә
гәҗитнең актив хәбәрчеләре һәм укучылары булырга дип килештек. Гәҗит чыгаруның
максаты - авыл халкын китапханәгә тарту, әдәбиятка, массакүләм мәгълүмат чараларына
кызыксыну уяту, булган кызыксынуны югалтмаска этәргеч булу, авыл тормышындагы
кызыклы вакыйгаларны туплау. Иң ахырдан балалар ТАССРга йөз ел тулу уңаеңа
багышлап төзелгән кроссвордны чиштеләр. Чарадан һәркем канәгать калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International