15 апрель көнне Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен “Китапларны ярат һәм сакла! " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балаларга китапның ничек барлыкка килүе турында сөйләдек , китаптан файдалану кагыйдәләрен искә төшердек , С.Я. Маршакның «Китап турында китап »шигырен кычкырып укыдык, фикер алыштык. Чара ахырында балалар белән бергәләп китаплар ремонтладык.
12 апрель көнне Шекше авыл китапханәсендә Ю.А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан "Галәмгә баскычлар" дип исемләнгән танып-белү сәгате һәм викторина үткәрелде. Бу бәйрәм безнең ил өчен аеруча мөһим, бу-фән һәм алгарыш триумфы, космик тармакта эшләүче һәм аңа турыдан-туры катнашы булган барлык кешеләр көне. Чара барышында балалар Ю.А. Гагаринның балачак һәм яшүсмер елларын, аның гаиләсе, һөнәри казанышлары турында һәм дөньяда беренче космик очышка әзерлек ничек барганын белделәр. Аннан соң балалар космос турында китаплар белән таныштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында катнашучылар үз куллары белән китап кыстыргычлары- ракеталар ясадылар. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
5 апрель көнне Яңа Мичән авыл китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, “ Ак калфак” клубы членнары белән “ Сәламәтлек – зур байлык” дигән сәламәтлек дәресе үткәреләде. Үткәрелгән мероприятиядә фельдшер Зәйнетдинова Г.Н. “ Сак булыгыз грипп!” дигән лекция укыды. Китап укучыларның сорауларына җавап бирде.Китапханәче китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырды. "Хирург" гөленең файдасы турында сөйләде. Һәрбер йортта булдырырга киңәш итте.
Яз килү белән табигать җанлана , ароматларга һәм төрле буяуларга күмелә. Язгы көннәребезне бизәү өчен, Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә 2 апрель Көлке көне уңаеннан « Елмаегыз , көлегез , файдасы күп, белегез! " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар. Кичәнең беренче өлешендә КДИК студенткасы Юдина Юлия төрле телләрдә матур шаян җырлар җырлады. Икенче өлештә "Көйне тап" дигән интерактив уен оештырылды . Чараның өченче өлешендә китапханәче " Елмаегыз, көлегез, файдасы күп, белегез! дигән китап күргәзмәсе оештырылды Т .Нәҗмиев , Л. Лерон, М. Сәлимов китаплары белән таныштырды , күзәтү үткәрелде . Чара барлык катнашучылар өчен чын ял һәм күңел ачу чарасы булды.
#ӘДӘБИМАРАФОН - 2021 - БАШЛЫЙБЫЗ! 2021 елның 1 апрель көнне XV #ӘДӘБИМАРАФОН башлана! Бу юлы #әдәбимарафон финалы татар халкының милли гореф-гадәтләренә тагын да якынрак булачак - аның финалы #әдәбисабантуе форматында үткәрелер дип көтелә. Бу - әлегә гомердә булмаган зур милли чара һәм Сезнең әлеге чараның иң беренче катнашучы булу шансыгыз бар! XV #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу өчен: 1. Вконтакте челтәрендәге "Дөньякүләм әдәбимарафончылар" төркемендәге язма астында катнашуыгызны белдереп "+" куеыгыз, ФИОны һәм ил/төбәк/районны, яшегезне, кайсы соц.челтәрдә катнашуыгызны языгыз. (Мәсәлән, + Раил Гатауллин, ТР Казан, 43 яшь, ВКонтакте). Кеше өчен + куярга ярамый (13 яше тулмаган балаң өчен генә мөмкин, шушы аккаунттан катнашса) 2. Язма белән уртаклашыгыз һәм дусларыгызны да катнашырга чакырыгыз. Яшь һәм ил чикләүләре юк. 3. 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмый кулыгызга татар телендә әдәби әсәр, әдәби журнал алып укыгыз, укыганнан иң кызыклы өзекләрне үз диварыгыз #әдәбимарафон #татарстанязучыларберлеге #татнетныүстерүфонды #минмилләткиләчәге һәм автор, нәшрият яисә журнал хэштегларын (мәсәлән, #татарстанкитапнәшрияты) куеп урнаштырыгыз. Әсәрдәге өзеккә туры китереп медиа (фото, видео, аудио) өсти аласыз. 8 яшькә кадәр балалар укыганны матур итеп дәфтәр битенә күчереп яза, ә әниләре аларның язуларын матур итеп фотога төшереп урнаштыра ала. Кешенекен күчермәләп алу тыела. Һәр кеше үз куллары белән, татар хәрефләре белән телне бозмыйяча язарга тиеш. Телне бозып язган вакытта үзегезгә зыян гына килергә мөмкин. Чөнки позитив позитив алып килә, ә негатив негатив алып киләчәк!