"Көйне тап" күңел ачу кичәсе һәм " Елмаегыз, көлегез, файдасы күп, белегез!” китап күргәзмәсе

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Яз килү белән табигать җанлана , ароматларга һәм төрле буяуларга күмелә. Язгы көннәребезне бизәү өчен, Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә 2 апрель Көлке көне уңаеннан     « Елмаегыз , көлегез , файдасы күп, белегез! " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар. Кичәнең беренче өлешендә КДИК студенткасы Юдина Юлия төрле телләрдә матур шаян җырлар җырлады. Икенче өлештә "Көйне тап" дигән интерактив уен оештырылды . Чараның өченче өлешендә китапханәче " Елмаегыз, көлегез, файдасы күп, белегез! дигән  китап күргәзмәсе оештырылды   Т .Нәҗмиев , Л. Лерон, М. Сәлимов китаплары белән таныштырды ,   күзәтү үткәрелде . Чара барлык катнашучылар өчен  чын ял һәм күңел ачу чарасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International