Бүген 23 сентябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсе,Явлаштау һәм Мишәбаш авыл мәдәният йортлары белән берлектә "Ямьле Саба"проекты кысаларында "Бер әйләник Тукай урамын"дип исемләнгән туристик маршрут оештырылды.Бәләкәй генә авылның бер урамы ни өчен олы шәхес Г.Тукай исемен йөртүе турында мәгълүмат бирелде.Г. Тукай әкиятләрендә калын урманнар, матур болыннар, мул сулы елгалар, тәмле сулы чишмәләр тәсфирланган. Мишәбаш авылы нәкъ Тукай тәсфирлаган матурлыкны үзенә туплаган . Анда калын урманнар да, иркен болыннар да,Шайшур, Кирәмәт, Пауырна, Көек, Чебешле кебек коры елгалары, мул сулы Мишә елгасы да, тәмле сулы Бәдик, Изгеләр, Камали чишмәләре дә нәкъ Тукайча. Бәләкәй генә авылда бөек Тукаебызны хәтерләтеп торучы урам булуы олы дәрәҗә өсти авылга. Дөрестән дә Мишәбаш авылы уңган халкы , күренекле кешеләре белән игътибарга лаек. Авыл башында "Туган авыл"җыры белән башланып китте сәяхәтебез.Һәр йортта яшәгән олы хөрмәткә лаек кешеләр,алдынгы терлекчеләр,орден, мелальләр белән бүләкләнгән механизаторларны искә алып сөйләнде.Шәрәфиева Сәвия апа балаларга үзенең яшь ,бер телем ризыкка да мохтаҗ вакытлары,колхозда эшләгән чорлары турында сөйләде.Мингазов Мөдәриснен үз өйләренең чормасында эшләгән музеенда булып,андагы экспонатларның күплеген,һәркайсының тәртипләп урнаштырып куелуын,һәм күбесенен әле дә үз төсләрен саклап,кулланырга яраклы булуын куреп сокландык.Аерым игътибарга лаек булган экспонатлар күп анда.1930 елгы патефонга куелган пластинкадан җырлар тыңладык.1830 елгы калакларны күреп шаккаттык. Сәяхәтебезне дәвам итеп "Тюлпан"балалар бакчасы балалары өйрәнгән Г.Тукай шигырьләрен тыңладык.Урамдагы ике кибет хуҗасы спонсорлыгында әзерләнгән мул өстәлләр артында балалар тәмле чәй белән сыйландылар.Бу проектның тарихыбызны өйрәнүдә,күренекле кешеләрне барлауда әһәмияте бик зур.
Көз-елның бик матур вакыты.Табигать акрынлап йокыга әзерләнә. Көзге пейзаж белән илһамланып, 17 октябрь көнне Пүкәл авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Көзге яфрак" дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрде. Һава торышы салкынча булуга карамастан, балаларның кәефләре күтәренке иде. Кемнәрдер җыентыклардан көз аена багышлап, үзләренә ошаган шигырьләр укыды, ә кемдер яттан сөйләде.Чара дустанә һәм уңайлы атмосферада узды.
Саба район китапханәсе Бөтенроссия социомәдәни «Бегущая книга» акциясендә катнашты. Акциянең төп максаты – китапханәчеләр биргән сорауларга җавап биреп, истәлекле бүләкләр алу. «Бегущая книга» акциясенә стартны район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы бирде.
22 август көнне ТАССРның 100 еллыгы, Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан ,Саба үзәк китапханәсе тәкъдим иткән "Ямьле Саба" проекты кысаларында, Явлаштау авылыбызның 75 йортлы иң зур Г. Җәлилов исемен йөртүче урамы буйлап "Бирешмәдең җилгә- давылга, терәк булдың илгә, авылга" дип исемләнгән туристик маршрут оештырылды. Чарада Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы катнашты. Беренче тукталышта кунакларны "Канәфер" фольклор коллективы җыр белән каршы алды. Шушы урында Г. Җәлиловның биографиясе сөйләнде. Икенче тукталышта "Калинин" колхозының алдынгы терлекчесе булган, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы Галимҗанова Халисә апа мөнәҗәт укыды. Хузина Вәсилә апа Габделнур абый турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты. Авылыбызның имамы Инсаф Галимҗанов мәчет тарихы белән таныштырды. Габделнур абыйның кызы Гөлнур апа Газизуллинаның да катнашуы чараны тагын да тулыландырып җибәрде. Авылыбызның "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче ханымнар үзләренең кул эшләреннән күргәзмә эшләп аны халыкка тәкъдим иттеләр. Анда чигелгән намазлыклар, сөлгеләр, өстәл ашъяулыклары, кулъяулыклар, шәмаилләр урын алган иде. Шулай ук төрле кайнатмалардан торган күргәзмә дә чарага үзенчәлек өстәде. Барлык катнашучылар да чәй табынына чакырылып, коймак, бәлеш, кабартма, кош теле һәм башка татар халкының яратып әзерләнә торган ризыклары белән сыйландылар. Чараны "Манзара" тапшыруы өчен ТНВ каналы төшерде.