15 апрель көнне Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен “Китапларны ярат һәм сакла! " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балаларга китапның ничек барлыкка килүе турында сөйләдек , китаптан файдалану кагыйдәләрен искә төшердек , С.Я. Маршакның «Китап турында китап »шигырен кычкырып укыдык, фикер алыштык. Чара ахырында балалар белән бергәләп китаплар ремонтладык.
12 апрель көнне Шекше авыл китапханәсендә Ю.А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан "Галәмгә баскычлар" дип исемләнгән танып-белү сәгате һәм викторина үткәрелде. Бу бәйрәм безнең ил өчен аеруча мөһим, бу-фән һәм алгарыш триумфы, космик тармакта эшләүче һәм аңа турыдан-туры катнашы булган барлык кешеләр көне. Чара барышында балалар Ю.А. Гагаринның балачак һәм яшүсмер елларын, аның гаиләсе, һөнәри казанышлары турында һәм дөньяда беренче космик очышка әзерлек ничек барганын белделәр. Аннан соң балалар космос турында китаплар белән таныштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында катнашучылар үз куллары белән китап кыстыргычлары- ракеталар ясадылар. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
5 апрель көнне Яңа Мичән авыл китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, “ Ак калфак” клубы членнары белән “ Сәламәтлек – зур байлык” дигән сәламәтлек дәресе үткәреләде. Үткәрелгән мероприятиядә фельдшер Зәйнетдинова Г.Н. “ Сак булыгыз грипп!” дигән лекция укыды. Китап укучыларның сорауларына җавап бирде.Китапханәче китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырды. "Хирург" гөленең файдасы турында сөйләде. Һәрбер йортта булдырырга киңәш итте.
Яз килү белән табигать җанлана , ароматларга һәм төрле буяуларга күмелә. Язгы көннәребезне бизәү өчен, Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә 2 апрель Көлке көне уңаеннан « Елмаегыз , көлегез , файдасы күп, белегез! " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар. Кичәнең беренче өлешендә КДИК студенткасы Юдина Юлия төрле телләрдә матур шаян җырлар җырлады. Икенче өлештә "Көйне тап" дигән интерактив уен оештырылды . Чараның өченче өлешендә китапханәче " Елмаегыз, көлегез, файдасы күп, белегез! дигән китап күргәзмәсе оештырылды Т .Нәҗмиев , Л. Лерон, М. Сәлимов китаплары белән таныштырды , күзәтү үткәрелде . Чара барлык катнашучылар өчен чын ял һәм күңел ачу чарасы булды.