ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген 26 нчы июль,  җәйнең ямьле  бер көнендә Олы Нырты авылында Чәбия Чирчи авыл клуб мөдире, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәре һәм Урта Нырты авыл клуб мөдире белән берлектә   “Саф сулы ямьле Саба” экологик проектын уздырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

13
июль, 2021 ел
сишәмбе

“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының Лесхоз бистәсендәге маршруты
Бүген 13 нче июль, җәйнең матур бер көнендә Лесхоз бистәсендә “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты гөрләп үтте. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Тугам авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала. Чара кунакларны ипи-тоз белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәмнең беренче өлеше “Сиренко” күле янында узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

24 июнь көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә Расих Сабировның “Яшә, Саба-Йорт: шәхесләр һәм язмышлар” китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Әлеге китапка Саба районы тарихында тирән эз калдырган шәхесләр, аларның язмышы тупланып бирелгән.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

18
июнь, 2021 ел
җомга

Ә. Кәримуллин исемендәге Район китапханәсе хезмәткәрләре «Саба районы байлыгы» дип исемләнгән дәрес - танышу үткәрде. Танышу максаты-туган як тарихына мәхәббәт, кызыксыну ,патриотизм тәрбияләү. Шулай ук «Туган ягыбызга мәхәббәт белән» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, анда безнең район язучылары һәм шагыйрьләренең китаплары урын алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

17 нче июнь конне Саба район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә «Шигърият дөньясының серләре” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды .Китапханәчеләр якташыбыз Ильмира Гыймаеваның һәм танылган балалар язучысы Рафис Корбанның тормышы, иҗаты белән таныштырдылар, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан шигырьләр укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

1 июнь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында бүләкләү тантанасында катнаштылар. Театр фойесында кунакларны клоуннар каршы алды. Җиңүчеләр өчен «Дөрес фикерләү» спектакле күрсәтелде.
 

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

28
май, 2021 ел
җомга

28 май көнне "Мишә дулкыннары" клубы язучылары, район китапханәчесе белән бергә, Эзмә авылында урнашкан "Иҗат" чишмәсенә сәяхәт кылдылар. Чишмә янында шагыйрәләр үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

29 май - академик, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, күренекле китап белгече, библиограф Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның  туган көне.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

25
май, 2021 ел
сишәмбе

25 май көнне Саба район балалар китапханәсе Туган якны өйрәнү музее белән берлектә, 1А сыйныф укучыларына (укытучы Заһидуллина Э.Р.) “Посади лес” – “Урман утыртыйк” экологик проект кысаларында “Гафэль” гаилә компаниясенә экологик экскурсия уздырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

18
май, 2021 ел
сишәмбе

18 май көнне Саба район китапханәсендә, Халыкара музейлар көне уңаеннан, “Музейлар иле – хәзинәле дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә дөньядагы һәм илебездәге төрле шәһәрләр, андагы матур архитектуралы урыннар, бай хәзинәле музейлар турындагы китаплар тупланды. Көн дәвамында күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International