"Мишә дулкыннары" клубы язучылары, район китапханәчесе белән бергә, Эзмә авылында урнашкан "Иҗат" чишмәсенә сәяхәт кылдылар

2021 елның 28 мае, җомга

28 май көнне "Мишә дулкыннары" клубы язучылары, район китапханәчесе белән бергә, Эзмә авылында урнашкан "Иҗат" чишмәсенә сәяхәт кылдылар. Чишмә янында шагыйрәләр үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. 12 китап авторы, шушы авылда туып-үскән Гөлсинә Галимуллина авыл, "Иҗат" чишмәсенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Язучы Рәхимә Вәлиуллина үзенең башкорт телендә нәшер ителгән “Рәйсәнә” исемле өр-яңа китабы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International