Бүген шатлыклы хәбәр килеп иреште. Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан оештырылган “Татар авылы” конкурсында Саба районы Гран - при яулады. Әлеге җиңү районыбыз "Ак калфак" җирле бүлекчәсе җитәкчеләре булган китапханәче кызларыбызның бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алар тарафыннан: "Авылым кешеләре" номинациясенә 34, “Авылым бизәкләре” номинациясенә 3 язма җибәрелде. Бәйгегә старт 2020 елның 14 февралендә бирелеп 10 марттында төгәлләнде һәм конгресс сайтында катнашучылар өчен 15 апрельгә кадәр тавыш бирү оештырылды. Конкурсның максаты – татар авылларының матурлыгын, төзеклеген күрсәтү; татар авылларында яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрне, игелекле меценатларны барлау, аларның хезмәтләрен күрсәтү, милләттәшләребез арасында таныту иде. Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы рәсми мәгълүматтан күренгәнчә, җиңү хөрмәтенә Саба районында, артистлар катнашында, матур бәйрәм оештырылачак.
2020 елның 15 гыйнварыннан Район китапханәсе "Җиңү кулъяулыгы" конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурста катнашу өчен 25*25 үлчәмле кулъяулык чигәргә яки "Яшьлегем хатирәсе син - чигүле кулъяулыгым", " Без җиңүче буын дәвамчысы" темаларына эссе язарга кирәк. Конкурста катнашучылар үз эшләрен актив алып баралар, вакыт бар әле, без барлык теләүчеләрне катнашырга чакырабыз.
Район китапханәсе вакытны файдалы итеп үткәрергә чакыра!
26 апрельдә Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенең 34 еллыгы билгеләп үтеләчәк. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. Бу фаҗигане бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте - чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде. Кеше язмышларын җимерүче андый һәлакәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде.
Хөрмәтле райондашлар! Без сезне #өйдәутырсаба, #сабакитапханәсе, #чернобыль34 хештеглары куеп 20-26 апрель аралыгында “Чернобыль – гасыр фаҗигасе” акциясендә катнашырга чакырабыз. Сезгә әлеге вакыйга турында мәгълүматлар язарга, рәсемнәр ясарга тәкъдим итәбез.
Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр.
Ел саен район үзәк китапханәсе бөек шагыйрь Габдулла Тукайның исемен, шигырьләрен мәңгеләштерү максатыннан инстаграм челтәрендә марафон игълан итә. Бу елны ул 10 нчы апрель көнне #сабатукайныонытмый хештеглары астында башланып китте. Әлеге марафонда район балалар китапханәсенең "Китап сөючеләр" (4 А сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Галихузина Г.И.) һәм "Любознайки" (3 Г сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Хусаинова Г.Х.) клуб берләшмәләре дә бик актив катнашалар, шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп видеога төшерәләр. Сез әлеге видеолар белән инстаграм челтәрендә таныша аласыз.
Шуңа күрә барыбыз да апрель аен - Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды, бөек шагыйребез! Әмма иҗат иткән әсәрләрең - мәңгелек!
Татарстан Республикасының яшүсмерләр китапханәсе – яшь иллюстраторлар өчен "В книжной памяти мгновения войны" - республика конкурсы үткәрә. Конкурсның максаты - яшьләрдә Ватан сугышы турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына карата горурлык хисе тәрбияләү. Катнашучыларга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби әсәрләргә иллюстрация ясау һәм шул ук вакытта әсәрнең авторын һәм исемен күрсәтү кирәк. Безнең китап укучы яшьләребез дә, конкурста катнашу өчен, өй шартларында да әдәби әсәрләргә багышланган иллюстрация ясауны кулай күрәләр.
Китап сөюче яшьләребез! 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби әсәрләргә иллюстрация ясыйсыгыз килсә, Татарстан Республикасының яшүсмерләр китапханәсе сайтына кереп нигезләмә белән таныша аласыз.
Әбрәр Каримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе үз укучылары өчен онлайн эшләвен дәвам итә. Китапханәнең инстаграм челтәрләрендә (@sababiblioteka) барлык теләүчеләр дә күптөрле мәгълүмат һәм иң мөһиме китаплар белән таныша алалар , шулай ук китапханәнең инстаграмм челтәләренә куелган кинофильмнар , балалар өчен мультфильмнар белән файдалана алалар.
Моннан тыш, Саба район үзәк китапханәсе үз укучылары өчен онлайн проектлар башлап җибәрде.
Хөрмәтле китап укучылар, татар драматургы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган «Йөрәк янар өчен бирелгән» акциясендә катнашырга тәкъдим итәбез. Катнашучылар язучының әсәрләреннән өзекләр укып, чыгышларын инстаграмм социаль челтәрләрендә #сабатуфанныукый хештеге астында урнаштыралар. Акция нәтиҗәләре буенча оештыручылар укучылардан килгән видеороликлардан видеофильм ясарга планлаштыра.
Шулай ук халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне якынлаша. Һәм Саба район үзәк китапханәсе конкурс игълан итә. Конкурсның төп шартлары, сезгә бары тик Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләгәнне видеога төшереп #сабатукайныонытмый хештеге астында урнаштырырга кирәк.
Барлык конкурсларның нәтиҗәләре карантин яллары бетү белән игълан ителәчәк.
Хөрмәтле китап укучыларыбыз яллар дәвам итә, ләкин без бер дә күңелсезләнмик ,чараларда актив катнашыйк.
Бөтендөнья татар конгрессы “Татарлар” газетасы белән берлектә “Татар авылы” конкурсын игълан итте.
Конкурсның максаты – татар авылларының матурлыгын, төзеклеген күрсәтү.
Татар авылларында яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрен, игелекле меценатларын барлау, аларның хезмәтләрен күрсәтү. Бу конкурста райондашларыбыз да актив катнашып килә. Тавыш бирү Бөтендөнья татар конрессы сайтында 3 нче апрельдә башланды. Ул бер атна дәвам итәчәк, ягъни 10 нчы апрельдә иртәнге сәгать 10 да төгәлләнә. Читтә калмыйк, райондашларыбыз өчен тавыш бирик. Катнашучыларга уңышлар теләп калабыз.
Ел саен 6 апрельдә халыкара спорт көне билгеләп үтелә. Спорт җәмгыять үсешендә зур урын алып тора. Күпләр өчен спорт белән шөгыльләнү – яшәү рәвеше. Юкка гына халыкта спорт тормышны озынайта һәм яхшы якка үзгәртә дип әйтмиләр.
Халыкара спорт көне уңаеннан, Саба район Үзәк китапханәсе сезгә, спорт темасына багышланган китапларга электрон сылтамалар тәкъдим итә: https://bookscafe.net/genre/sport.html
Апрель ае - Халыкара балалар китабы көне белән башланып китте. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Китап - белем чишмәсе, ди халык мәкале дә.
Китап укучыларыбыз да, өй шартларында китап укуны активлаштырып баралар. Кычкырып укыгач, тел шомара, китап эчтәлеге истә кала.
Кадерле дусларыбыз! Кызыклы,файдалы китаплар белән танышасыгыз килсә, район китапханәләренең инстаграмм битләренә рәхим итегез.
Район балалар китапханәсе китап сөюче дусларын кызыклы китаплар белән таныштыруын дәвам итә. Вконтакте социаль челтәренә кереп, https://vk.com/kitaptatar ("Татарча аудио-әсәрләр/Аудиокниги на татарском") төркеменә кушылып сезгә татарча әсәрләр, хикәяләр, шигырьләр тыңларга һәм шулай ук https://tt.wikibooks.org/wiki/Wikibooks:Әкиятләр_китабы (Wikibooks: Әкиятләр китабы) сайтына кереп, балаларыгызга татарча әкиятләр укырга тәкъдим итәбез! Ялларыгызны файдалы һәм күңелле үткәрегез!